Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ярминкәнең юбилейлы елы

Алабугада яңадан торгызылган Спас ярминкәсе быел унынчы тапкыр үткәреләчәк. Ул Шишкин буаларында һәм Яшьләр мәйданчыгында 4 августта башланып, 6 августта тәмаланачак. Бу юлы Нәсел утарлары фестивале дә оештырыла. Гарәп елъязмаларында Казан ярминкәләре турында мәгълүмәт XII гасырда ук очрый. Тарихтан Ташаяк ярминкәсе, Арча кырында барган сәүдә мөнәсәбәтләре билгеле. Казан ханлыгы ярмимнкәләре...

Алабугада яңадан торгызылган Спас ярминкәсе быел унынчы тапкыр үткәреләчәк. Ул Шишкин буаларында һәм Яшьләр мәйданчыгында 4 августта башланып, 6 августта тәмаланачак. Бу юлы Нәсел утарлары фестивале дә оештырыла.

Гарәп елъязмаларында Казан ярминкәләре турында мәгълүмәт XII гасырда ук очрый. Тарихтан Ташаяк ярминкәсе, Арча кырында барган сәүдә мөнәсәбәтләре билгеле. Казан ханлыгы ярмимнкәләре бетерелгәннән соң, Макарьевка янында сәүдә урыны коралар, татарлар аны "Мәкәрҗә ярминкәсе" дип йөртә башлый. Борынгы Рәсәй киңлекләрендә ярминкәләре белән дан тоткан шәһәрләр арасында Алабуга да булган.

XIX гасырның I яртысыннан Вятка губернасының (хәзерге Татарстан) сәүдәгәрләр шәһәре - Алабугада ярминкәләр елына берничә мәртәбә уздырылып килгән. 15-26 августта Спас бәйрәменә багышлап уздырылганы аеруча колач җәйгән, товар әйләнеше буенча Мәкәрҗә, Эрбет, Минзәлә ярминкәләре белән ярышкан. XIX гасыр ахырында, ХХ гасыр башында Спас ярминкәсенә Русиянең 86 шәһәреннән сәүдәгәрләр килгәнлеге билгеле. Бирегә пыяла һәм фарфор савыт-саба, Оренбургның мамык шәлләре, Казаннан милли аяк киемнәре, мех һ. б. әйбер китерелгән.

1873 елдаярминкәгә 120700 сумлык әйбер китерелә, 95 мең сумлык товар сатыла. 1895 елда ярминкә шәһәр читенә чыгарыла (хәзер5нче мәктәп урыны). Тагын ун елдан соң, 200200 мең сумлык товар китерелгән, шуның 80 мең сумлыгы сатылган. Чагыштыру өчен: ул заманда 25 сумга сыер алырга мөмкин булган, икмәкнең 1 фунты 4 тиен, шикәр 15 тиен торган.

Октябрь инкыйлабы һәм ватандашлар сугышы ярминкә эшенә зур зыян сала. Алабуга әле "аклар", әле "кызыллар" кулында була. Яңа икътисадый сәясәт (НЭП) вакытында Совет илендә иң беренче булып Алабугадагы ярминкә ачыла. 1927 елда ярминкәдә 2 дәүләт оешмасы, 6 кооператив, 2 артель, 191 шәхси оешма катнаша. Көнгер, Пермь, Свердлау, Ижау, Сарапул, Түбән Новгород, Кукмара, Яр Чаллы, Вятка, Сембер, Семенов, Павлов, Кострома, Самара шәһәрләреннән 204 236 сумлык товар килә, 103 200 сумлыгы сатыла. Авыл хуҗалыгы машиналары, мануфактура, галантерея, кондитер әйберләре, җиз эшләнмәләр, савыт-саба, җиләк-җимеш яхшы алынган. Балалар туңдырма ашап кинәнгән.

Прәннекләрдә - тормыш фәлсәфәсе

Ярминкәдә шулай ук алабугалы осталар пешергән фигуралы прәннекләр сатылган, аларның тәме танылган Туланыкылардан бер дә ким булмаган.

XIII-IX гасырларда тигез өлешләрдә алынган арыш оныннан һәм балдан пешергән "баллы икмәк"кә (башта шулай атаганнар) соңрак төрле тамыр, урман үләннәре куша башлаганнар. Рәсәйдә перәннекләрне Раштуа алдыннан пешерү йоласы барлыкка килгән, туй вакытында кияү белән кәләшкә йөрәк рәвешендәге прәннек бүләк иткәннәр. Спас ярминкәсенә прәннекләр кайнатмалы эчлек белән ясалган.

Ике ел элек узган ярминкәдә аларның ниндие генә юк иде!

.

Шунысы кызык: ир кеше яраткан хатынына прәннек сатып алса, анда өч йөрәк сурәте аерым-аерым куелган, ә менә сөяркәгә дип ясалганында ике йөрәк - янәшә! Ул-кызлар, ир-хатыннар "сөекле", ә хатынның әнисенә дигән прәннеккә "Теще" дип кенә куйганнар.

Шамаилләр остасы - Алабугада

1940 елга кадәр гөрләгән ярминкәләр эше Бөек Ватан сугышы елларында туктап кала. Алабуга музей-ядкарьлеге инициативасы белән 2008 елда Алабугада халык һөнәрләре, декоратив-кулланма сәнгать үсешен яңарту, туристларны җәлеп итү максаты белән оештырылган беренче ярминкәдә 37 шәһәрдән 160 оста катнаша. 1,2 миллион сумлык товар сатыла. 2009 елда узганында исә 45 шәһәрдән 356 оста килә. Ул елны үткән ярминкәгә каллиграфия сәнгате остасы, 400дән артык шамаил авторы Нәҗип Исмәгыйлев та килә.

Нәҗип Нәккаш күргәзмәләрдә, Россиякүләм проектларда (Мәскәү, Санкт-Петербург, Бөек Новгород һ.б. шәһәрләрдә) 40 тапкыр катнашкан кеше, 20 шәхси күргәзмәсен оештырган, Иран, Франция, Төркия һ.б. чит илләрдә күргәзмәләре булган. Ул - төркиләрнең югары катламында таралган, гаиләдә буыннан-буынга тапшырыла торган борынгы тугра (шәхси билге, мөһер) жанрын яңартып җибәрүче.

Ярминкә чикләре киңәя

2013 елда Спас ярминкәсенә Родос утравындагы ирләр монастыре вәкилләре килә. Греклар зәйтүн мае, кремнар һәм үләннәр китерә. 2014 елда дөньяның 140 шәһәреннән бер меңнән артык оста җыела. 2015 елда бу сан 1,3 меңгә җитә, алар 170 шәһәрдән үзләренең эшләнмәләрен тәкъдим итә. Татарстан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән тыш, Беларусь, Литва, Үзбәкстан, Монголия кебек илләрдән дә осталар килә башлый. Ярминкә елдан-ел киңәя. Эквадордан кигән артистлар да үз тамашачысын таба.

Тарихтан

XI гасырга караган әдәби истәлекләрдә борынгы Рәсәйдә сәйяр җырчы-музыкантлар телгә алынган. Алар ил гизеп, кәмит күрсәтеп йөргән. Биеп-җырлап, акробат күнегүләре ясап, фокус күрсәтеп, кешеләрнең күңелен ачканнар. Аларның драма артисты сәләте дә булган. Халык музыка коралларында уйнап, тамаша күрсәтүдән тыш, алар арасында борынгыдан, мәҗүсилектән килгән гадәт буенча йола җырлары башкарып, кешеләрне сәламәтләндерүчеләр дә булган.

Бүгенге ярминкәләрдә дә кәмитчеләр булып киенеп, тамаша күрсәтеп йөрү - бәйрәмнең аерылгысыз өлеше.

Быелгы Спас ярминкәсенә катнашуга 749 гариза бирелгән инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев