Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшә, авыл!

Элек балалары авылда әби белән бабай янында җәйне үткәрмәгән гаиләне табу кыен иде. Анда саф һава, уеннар, суда коену белән беррәттән балаларны кечкенәдән хезмәткә өйрәтү дә бар иде. Ә күпләрнең әти-әниләре һәм әби-бабайлары гомер буе авылда яшәде.

Тик, кызганычка, авыллар акрынлап бетә бара. Мисал эзләп еракка барасы да юк, Алабуга районында гына да берничә дистә ел эчендә берничә зур авыл юкка чыкты. Алар турында күпләр хәзер белми дә. Бу - Салавыч, Каенлык, Игенче, Кутыр исемле татар авыллары. Керәшен татарларының Урта һәм Яңа Үтәгән авылы. Паташ, Удаловка, Березовка, Волгодад һәм башка рус авыллары да юкка чыкты. Хәтта Гари авылы да элек зур иде, хәзер ул таркалган хәлдә.

Авыллар нигә юкка чыга? Сәбәпләре күп, алар тарих, сәясәт һәм икътисад белән бәйле. Сәбәпләрнең берсе - эшсезлек. Һәркем яхшыга, цивилизациягә омтыла. Шуңа күрә яшьләр зур өметләр белән шәһәргә юл ала, ә авылда бары тик картлар гына кала. Шунысы гаҗәпләндерә, элек вакытларда зур уңыш биргән басу-кырлар хәзер кул да тимәгән килеш чүп үләнен үстерә. Элекке заманнарда барысын да техникасыз, ашламаларсыз үстергәннәр. Хезмәте дә авыр булган. Хәзер беркемне дә болай эшләтеп булмаячак.

Авылларның бетүе белән башка проблемалар да тыгыз бәйләнгән. Халык үзенең тамырларын һәм традицияләрен оныта бара. Авылга каникулларда гына булса да кайта торган яшьләр шәһәрнекеләрдән күпкә аерыла. Алар бар нәрсәнең (хәтта бәрәңгенең дә) нинди зур хезмәт белән үстерелүен яхшы аңлый.

Авыл яшәргә тиеш! Беренчедән, нәкъ менә авылдан шәһәр халкы табынына сыйфатлы, чиста ашамлыклар килә. Икенчедән, үз тамырларыңны, гореф-гадәтләрне онытырга ярамый. Һәм, ниһаять, анда саф һава, физик хезмәт һәм ял табарга була. Бернигә карамастан, вакыт үтү белән авылларда тормыш яңарыр дип ышанасы килә.

Лилия ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев