Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшь рәссамнар җиңү яулый

Кичә Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең күргәзмә залында яшь рәссамнарның "Мин рәсемне Шишкин кебек ясыйм" дип аталган зXIII Республика конкурсында җиңүчеләрне котладылар.

Конкурс бөек рәссамның тууына 185 ел тулуга багышланган иде. Анда Татарстанның 39 шәһәреннән һәм торак пунктларыннан 818 бала катнашкан, алар 829 эш тәкъдим иткән булган. Нәтиҗәдә иң яхшы 25 эш сайлап алынган. Җиңүчеләрнең күпчелеге − алабугалылар.

− Конкурста катнашучыларның барысы да үзен сәнгатькә багышламас, билгеле, әмма күбесе шушы юнәлештә югары уку йортларына барыр. Безнең конкурс бу максатның беренче баскычы булып тора, − диде музей-ядкарьлекнең генераль директоры Гөлзада Руденко.

8-10 яшьлекләр арасында 9 яшьлек алабугалы Ксения Артамонова җиңү яулады.

− Минем эш "Көзге күлләвекләр" дип атала. Рәсемдә күлләвекләр буенча сикерүче кыз сурәтләнгән. Ни өчен шушы сюжетны ясыйсым килгәндер, белмим, ләкин ул миңа ошый, − ди ул.

Төп призлардан тыш, жюри гран-при булдырды, махсус бүләкләр һәм "Алабуга - Мостафа -Оренбург - Өфе - Алабуга" маршруты буйлап сәяхәт мөмкинлеге бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев