Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшел кунак

Быел шәһәрдә өч ноктадан: Үзәк базар каршыннан, 37нче кибет алдыннан һәм "Березка" сәүдә үзәге яныннан хуш исле, җаның теләгән чыршы, наратларны сатып алырга була.

Чыршылар үзебезнеке. Күбесенчә Башкорстстан, Удмуртия һәм Татарстанда, Алабуга урман хуҗалыгында үстерелгәнне алалар. Быел шәһәребездә барлыгы алты кеше яңа ел алды бизнесы белән шөгыльләнә.
- 37нче кибет һәм Үзәк базар каршында минем нокта. Үзем алабугалы, икенче ел инде кешеләргә бәйрәм шатлыгы өстим, чыршы, нарат сату белән шөгыльләнәм. Керем дә яхшы. Күп кеше бала белән йөри бит, ә балалар инде алар чыршы яныннан тыныч кына үтеп китә алмый. Яхшы алалар, барысы да Яңа ел алдыннан чыршылы булырга тели. Чыршы диюгә, Кыш бабай һәм бүләкләр күз алдына килә. Агачларның барысын да питомниклардан сатып алам, кәгазьләре кулда, - дип шәхси эшмәкәр Раушан Мирзаев безнең белән фикерләрен бүлеште.
1 метрга кадәр озынлыктагы наратларның бәяләре 300 сумнан, чыршы кыйммәтрәк йөри - 350 сумнан башлана. Сыйфатына килгәндә, наратлар озаграк тора, чыршы энәләрен тиз коя. Үзләре үк чыршыны беркетә торган нигезен дә саталар, агачы - 150 сум, тимере - 350 сум.
Раушаннан киңәш: Чыршы яки наратны өегезгә алып кайткач, шикәр салынган җылы суга куеп торыгыз, агачлар яңа киселгән булганлыктан, алар суны үзләренә сеңдерә. Көн саен диярлек яңа чабылган агачлар алып кайтам. Ә инде чыршыны киендереп куйгач, көн саен энәләренә су бөркеп торыгыз, нәтиҗәдә ул озак вакыт хуш ис таратып, бәйрәмегезгә ямь өстәр.
Алабугалылар күбрәк нарат сатып ала, энәләре эре булганлыктан, җыештырганда, аларны җыю җиңелрәк. Табигый шартларда бер агач 6-7 ел тирәсе, ә питомниклардагы чыршы, наратлар 2 ел эчендә1 метр озынлыкка кадәр үсеп җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев