Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшәгез сез мәңге пар алмадай

Без редакциягә эшкә килгәндә, Роза Абдулловна Мөбарәкшина зур тәҗрибә туплаган тәрҗемәче иде инде. Әйтергә кирәк, совет чорында коллективка килеп кергән яшьләр өлкәннәргә илтифатлы, ихтирамлы булып, алардан өйрәнүне түбәнлек санамый, сүзләренә колак сала һәм хәтта шүрли дә иде. Ул чакта дубляж буларак чыгып килгән "Яңа Кама" газетасында нибары 6 кеше эшләп,...

Роза Мөбарәкшина Татарстан Республикасының Спас районы, Көек авылында 11 балалы ишле гаиләдә дөньяга килә. Сугыш еллары, аннан соңгы җимереклек, ачлык ачысын үз җилкәсендә татый. Ни генә булмасын, төпчек бала, "күәс төбе" каты, таза төшле чикләвек булып чыга. "Кечкенә булса да, төш кенә" ди бит халык. Авылда урта мәктәпне тәмамлагач, ул Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесында белем ала. Аннан соң ике ел туган авылында клубта эшли, 5 ел Минзәлә районындагы Мәлкән авылында мәктәптә татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирә. Ирешелгәннәр белән канәгатьләнергә күнекмәгән Роза Алабуга педагогия институтында читтән торып укый.
1967 елда ул Алабуга район газетасына эшкә килә. Узган гасырның алтмышынчы елларында югары белемле белгечләр алтын бәясенә тора һәм аларны барлык тармакта ике куллап эшкә алалар иде. Фронт газеталарында, төрле район басмаларында эшләп зур тәҗрибә туплаган, заманында олуг шагыйрьләр белән аралашкан күренекле журналист Вагыйз Вәлиев кул астында эшләргә насыйп була аңа. Укытучы нинди булса, укучысы да шундый була, диләр бит. Таләпчән дә, кырыс та, шул ук вакытта шаян да холыклы редактор һөнәренә гашыйк намуслы хезмәткәрләр тәрбияли. Алар бүген дә Вагыйз абыйны олы хөрмәт, җылы сүз белән искә ала.
Еллар үткән саен, буыннар алышына, яңа кешеләр пәйда була. Яшь буын өчен нәкъ менә Роза Абдулловна һәм Зирәк Хәсәновна абруйлы остаз булды.
Роза апа эшкә бик тә җаваплы карый, һәр нәрсәне ахырына җиткерә белде, башкаларны да шуңа өйрәтте. Газетада ялгыш бер хәреф хатасы китсә, без алардан бик ояла һәм хәтта шөлли идек. Машинисткабыз Халисә бик очлы күз булганга, без аны кисәтеп куя, хата-мазар күрсәң, олы апалар янында кычкырып әйтә күрмә, дип ялына идек.
Бераз буш вакыт булдымы, җитди, кырыс апаларыбыз үзгәрә дә куя. Аеруча Роза апа шаян табигатьле, заманча әйтсәк, "юморной" иде. Алар безгә көндәлек тормыш мизгелләреннән торган кызыклы хәлләрне "сәхнәләштерә", ирләре булып кылана, шаян куплетлар җырлый, биеп тә җибәрә иделәр. Чын артистлар инде менә! Хәер, алар юкка гына мәдәният һәм сәнгать училищесында белем алганмыни! Бу безнең өчен чын тамашага әйләнеп, без эштән арып түгел, иртәгәге көнне тизрәк җиткерү нияте белән тарала идек.
Роза апа гаиләсендә дә турылыклы хатын, ике кызына бик тә кадерле ана булып гомер итте. Ире Татарстанның атказанган нефтьчесе, күпсанлы орден һәм медальләр иясе Гайфетдин Мөбарәкшин нефть тармагында 40 елдан артык хезмәт куйды. Әйтүе генә ансат, ул җитәкләгән разведка бораулавы бригадасы 12 ел дәвамында алдынгылыкны кулдан ычкындырмый һәм аның рәсеме Мактау тактасыннан төшми.
Алма агачыннан ерак тәгәрәми, диләр. Кызлары Гөлчәчәк белән Диләрә, үзләре кебек үк максатка омтылучан, тырыш, зиһенле булып, ата-аналарының горурлыгына әйләнде. 90 нчы еллар башында әле Америкага бару зур могҗиза санала иде.Менә шул чорда ук Гөлчәчәк яхшы укыганы һәм активлыгы өчен океан арты иленә юллама белән бүләкләнде. Бу гаилә өчен генә түгел, безнең коллектив өчен дә зур горурлык иде. Шунысын әйтергә кирәк, Гөлчәчәк, институтның чит телләр факультетын кызыл дипломга тәмамлап, җитди җитештерү тармагында тәрҗемәче булып эшләде, Европаны аркылыга-буйга гизде, хәзер исә әйдәп баручы белгечләрнең берсе. Кече кызлары Диләрә дә урта мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, апасы юлыннан китте, чит телләр факультетында укып, шәһәрнең 4 нче гимназиясендә инглиз теленнән белем бирә, ике ел рәттән грант алуга иреште. Америкага стажировкага барып, белемен баетты. Бүген ул ире Рунар белән кечкенә улы Айдарны тәрбияли. Роза апа белән Гайфи абыйның тырышлыклары бушка китмәде, балалар, оныклар шатлыгына күмелеп, бәхетле гомер кичерә алар.
Вакытлы матбугат өлкәсендә намуслы эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераны коллегабыз Роза Абдулла кызы Мөбарәкшина үзенең олуг юбилеен - 75 яшен билгеләп уза. Барлык балалары, коллегалары аны гомер бәйрәме белән котлый, хәерле гомер, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, тигез тормыш тели. Бәхет канатларыгыз сынмасын, алдагы көннәрдә дә шатлык белән гомер итегез.
Ш.Габиди

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев