Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшәргәме, тереклек итәргәме?

Медицина хезмәте күрсәтү өлкәсендә халыкны дарулар белән ташламалы тәэмин итү мәсьәләсе бик мөһим.

Алабуга районында хәзерге вакытта 2782гә якын кеше федераль дәрәҗәдәге һәм 1039га якыны - төбәк дәрәҗәсендә ташламага ия.

Федераль дәрәҗәдәге ташлама алучыларга Бөек Ватан сугышы инвалидлары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм аларга тигезләнгән затлар, Ленинград блокадасында катнашучылар, I-III группа инвалидлар, инвалид балалар керә.

Төбәк дәрәҗәсендәге ташламаларга кайбер дәвамлы авырулар, мәсәлән, бума ютәл, ревматоидлы артрит, шикәр чире, үпкә авыруы, глаукома белән интегүче кешеләр, шулай ук 3 яшькә кадәрге балалар ия. Ике очракта да финанс лимитлана.

2008 елдан башлап, акча таләп ителә торган 7 авыру буенча программа эшли. Хәзер ташлама алучылар соцпакет сайларга тиеш, чөнки бу юл гына аларны киләчәктә даимилек тәэмин итәчәк. Авыру көчәеп китәргә мөмкин, ул чагында дәвалау бәясе гаиләнең матди мөмкинлегеннән артып китүе бар.

Бүген 53нче даруханәдә киң күләмдәге авырулар өчен барлык дару препаратлары да диярлек бар. Булмаган очракта да, аларны табу тиз арада хәл ителә.

Социаль хезмәтләрне торгызу Пенсия фондына тиешле гаризаны тапшырганнан соң гына мөмкин. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы 2018 елда бушлай медицина хезмәтләрен алуга хокукны торгызу турында гаризаны 1 октябрьдән дә соңга калмый бирергә киңәш итә. Бу датадан соң ел дәвамында социаль хезмәтләр тупланмасын алу хокукын яңарту мөмкин булмаячак (РФ законнарында ул каралмаган).

2017 елда бушлай дарулардан файдаланучыларга гариза язып торуның кирәге юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев