Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ятим ба­ла ас­ра­саң...

Тор­мыш­та төр­ле хәл­ләр бу­ла: кем­дер ана­лык хис­лә­ре­нең тә­мен, ләз­зә­тен то­яр­га өл­гер­мә­гән хәл­дә ба­ла­сын ту­ды­ру йор­тын­да кал­ды­рып чы­гып ки­тә. Кем­нәр­дер тор­мыш юлын­да ада­шып, бә­хет­сез­лек­кә та­рый, ба­ла­сын тәр­би­я­ләү ха­лә­тен­дә бул­мый.

Кем­дер на­чар юл­га ба­сып, дөнь­я­да са­бые бар­лы­гын оны­тып, кә­еф-са­фа ко­рып яши һәм ахыр­да тор­мыш бат­как­лы­гы­на тө­шеп юга­ла. Ме­нә шун­дый оч­рак­лар­ның ешаюы җәм­гы­ять­тә ба­ла­лар­ны як­лый һәм сак­лый алыр­лык оеш­ма­лар ки­рәк­ле­ген рас­ла­ды. Ата-ана­лар тәр­би­я­сен­нән мәх­рүм кал­ган ба­ла­лар­ны сак­лау һәм як­лау бе­лән опе­ка һәм по­пе­чи­тель­лек бү­ле­ге шө­гыль­лә­нә.

Бү­ген бү­лек­тә 236 ба­лигъ бул­ган граж­дан һәм 170 ба­лигъ бул­ма­ган ятим яки ата-ана тәр­би­я­сен­нән мәх­рүм бул­ган­нар ста­ту­сы ал­ган ба­ла исәп­тә то­ра. 137 ба­ла ту­ган­на­ры ка­ра­ма­гын­да, 33 ба­ла чит га­и­лә­дә тәр­би­я­лә­нә. Шу­ны­сын да әй­тер­гә ки­рәк, 131 ба­ла­ның ата-ана­сы хо­кук­ла­рын­нан мәх­рүм ител­гән.

2011 ел­да опе­ка һәм по­пе­чи­тель­лек бү­ле­ге бел­геч­лә­ре ата-ана тәр­би­я­сен­нән мәх­рүм кал­ган 23 ба­лигъ бул­ма­ган ба­ла­ны исәп­кә ал­ган. Шу­ны­сы ку­ан­ды­ра, уз­ган ел­лар­га ка­ра­ган­да алар­ның са­ны ки­ми төш­кән. "Бу со­ци­аль ятим­лек­кә кар­шы про­фи­лак­ти­ка алып ба­ру нә­ти­җә­се,- ди бү­лек баш­лы­гы Тать­я­на Хай­ду­ко­ва.-Үз ва­зи­фа­ла­ры­на сал­кын ка­ра­ган яки ан­нан усал­лар­ча фай­да­ла­ну­чы га­и­лә­ләр про­фи­лак­ти­ка хез­мә­те­нең да­и­ми конт­ро­лен­дә то­ты­ла". Кат­лау­лы га­и­лә­ләр­нең һәр­кай­сы өчен тер­нәк­лән­де­рү марш­ру­ты тө­зе­лә. Аны га­мәл­гә ашы­ру чо­рын­да га­и­лә­гә со­ци­аль як­лау, опе­ка бү­ле­ге, пси­хо­лог­лар яр­дәм итә. Әл­бәт­тә, кү­рел­гән ча­ра­лар яр­дәм ит­мә­сә, ата-ана үз ва­зи­фа­ла­рын ти­е­шен­чә баш­кар­ма­са гы­на соң­гы ча­ра кул­ла­ны­ла - алар ата-ана хо­ку­кын­нан мәх­рүм ите­лә.

Ба­ла­лар­ның ата-ана тәр­би­я­сен­нән мәх­рүм ка­лу оч­рак­ла­ры төр­ле: ара­да ата-ана­сы үл­гән (4), ире­ген­нән мәх­рүм ител­гән (1), ата-ана хо­ку­кын­нан мәх­рүм ител­гән (12) һәм әни­лә­ре баш тарт­кан­на­ры (6) бар. Бы­ел соң­гы­ла­ры­ның са­ны шак­тый арт­кан. Ара­дан ике ха­тын без­дә бә­бәй­лә­гән, ба­ла­сын кал­ды­рып кит­кән һәм баш­ка ра­йон­да яши.

Опе­ка бү­ле­ге ба­ла­лар­ны га­и­лә­ләр­гә ур­наш­ты­ру­га: ул­лык­ка-кыз­лык­ка, опе­ка­га алу­га өс­тен­лек би­рә. Бы­ел ата-ана тәр­би­я­сен­нән мәх­рүм кал­ган 23 ба­ла­ның ба­ры­сы да га­и­лә­ләр­гә тәр­би­я­гә би­рел­гән.

Кыз­га­ныч­ка кар­шы, рес­пуб­ли­ка­да гы­на тү­гел, го­му­мән ил бу­ен­ча га­и­лә­лә­ре­нә чит ба­ла­ны тәр­би­я­гә алыр­га те­ләү­че­ләр са­ны ки­мү­гә ба­ра. Дәү­ләт уч­реж­де­ни­е­лә­рен­нән га­и­лә­гә ба­ла алу күр­сәт­ке­че әле­гә тот­рык­лы ка­ла. 2011 ел­да Ала­бу­га ба­ла­лар йор­тын­нан 20 ба­ла га­и­лә­гә тәр­би­я­гә алын­ган. Бү­ген­ге көн­дә ра­йон­да 23 га­и­лә­дә тәр­би­я­гә алын­ган 33 ба­ла яши.

Дәү­ләт чит ба­ла­ны тәр­би­я­гә ал­ган га­и­лә­ләр­гә нин­ди мат­ди яр­дәм күр­сә­тә соң? Бе­рен­че­дән, ба­ла­ны тәр­би­я­ләү­че­гә ай са­ен 5770 сум­нан алып 6655 сум­га ка­дәр ай­лык тү­ләү ка­рал­ган; ба­ла­ны тәр­би­я­лә­гән өчен 2500 сум бү­ләк (кы­зык­сын­ды­ру ак­ча­сы) би­ре­лә; юри­дик-хо­ку­кый һәм пси­хо­ло­гик-пе­да­го­гик яр­дәм күр­сә­те­лә.

2012 ел­ның гыйн­ва­рын­нан Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сын­да үз га­и­лә­лә­ре­нә чит ба­ла­лар­ны ал­ган граж­дан­нар­га мат­ди яр­дәм күр­сә­тү кү­лә­ме ар­та:

-мәк­тәп­кә­чә яшь­тә­ге ба­ла­лар­га 5770 сум уры­ны­на 6117 сум, мәк­тәп уку­чы­ла­ры­на 7055 сум (6655 сум иде) по­со­бие тү­лә­нә­чәк;

-юл йөр­гән өчен 206 сум суб­си­дия ка­рал­ган;

-чит ба­ла­ны тәр­би­я­гә ал­ган граж­дан­нар­ны кы­зык­сын­ды­ру-бү­ләк­ләү 2500 сум­нан хез­мәт­кә тү­ләү­нең ми­ни­маль кү­лә­ме­нә ка­дәр җит­ке­ре­лә.

-Бе­рен­че ба­ла­ны тәр­би­я­гә алу­чы­лар­га 300 мең сум кү­лә­мен­дә по­со­бие тү­лә­нә. Икен­че ба­ла­ны тәр­би­я­гә ал­ган ата-ана­лар бү­ген үк ин­де шун­дый хо­кук­ка ия.

Ме­нә шу­шы ча­ра­лар­ны тор­мыш­ка ашыр­ган­да, ба­ла­лар йор­тын­да тәр­би­я­лә­нү­че­ләр са­ны ки­мер дип исәп­ли Ала­бу­га му­ни­ци­паль ра­йо­ны баш­кар­ма ко­ми­те­ты­ның опе­ка һәм по­пе­чи­тель­лек бү­ле­ге хез­мәт­кәр­лә­ре.

К.Хәй­рул­ли­на

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев