Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ятим балаларны уллыкка-кызлыкка алу өчен документлар тапшыру тәртибе гадиләштерелде

Шул хактагы документ Министрлар Кабинеты сайтында дөнья күргән.

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев ятим балаларны уллыкка-кызлыкка һәм опекага алу өчен кирәкле гаризалар һәм документлар тапшыру тәртибен гадиләштерү турындагы карарга кул куйды. Шул хактагы документ Министрлар Кабинеты сайтында дөнья күргән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

Процедураны җиңеләйтү өчен хәзер гражданнарга кайбер документларны үзләренә җыярга кирәкми.

«Опека һәм попечительлек органнарына гражданнар мөстәкыйль рәвештә тапшыра торган документлар исемлегеннән түбәндәгеләре төшереп калдырыла: яшәү урыны буенча йорт кенәгәсеннән өземтә яки торак бинадан файдалану яисә торак бинага милек хокукын раслый торган башка документ, яшәү урыныннан шәхси финанс счетының күчермәсе; эчке эшләр органнарыннан опекун булырга теләк белдергән гражданинның җинаять җаваплылыгына тартылмавын раслый торган белешмә; пенсия таныклыгы күчермәсе, Пенсия фондының территориаль органыннан яки пенсия белән тәэмин итүче башка органнан белешмә», - диелә карарның аңлатма язуында.  

ЧЫГАНАК: http://tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев