Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яз һәм Хезмәтне данлап

1 Майны, алабугалылар гадәттәгечә, Ленин мәйданында каршылады.

Иртәдән үк сәүдә рәтләре оештырылды, балалар өчен аттракционнар эшләде. Төп сәхнәдә матур киемнәрдән нәни "йолдызчыклар" бер-берсен алыштырды - "Акварель", "Нотка", "Рәйхан" ансамбльләре, "Фиеста" бию театры, "Жозефина" мода театры һәм башкалар.

- Тынычлык һәм хезмәтнең искиткеч бәйрәме бу. Алабуганың һәр икенче кешесе - хезмәт яшендә. Без сезнең белән чиста хезмәт хакы турында онытмаска, һәм "соры" конвертларга "юк" дип әйтергә тиеш. Бу уңайдан район башлыгының урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина җитәкчелегендә ведомствоара комиссия эшли. Безнең пенсияләр, медицина хезмәте, балаларыбызның белем алуы шуңа бәйле. Тынычлык һәм мәрхәмәтлек сезгә! - диде үзенең котлау чыгышында райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова.

Алабугалыларны шулай ук АМР профсоюзлар координация советы рәисе Маһирә Зәйнетдинова һәм шәһәр Ветераннар советы рәисе Надежда Грахова тәбрикләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев