Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Язгы бозга ышанма

Кешегә боз аркылы имин чыгу өчен, аның калынлыгы 7 сантиметрдан ким булмаска, төсе яшькелт булырга тиеш.

Коткаручылар сүзенә караганда, боз өсте теләсә кайчан куркыныч. Морт авылы янгын хезмәтенең аерым посты башлыгы Зиннур Гарипов, боз өстендә хәвеф-хәтәр була калганда, тормышны саклап калуның гади генә кагыйдәләре турында сөйләде.

1. Боз аша чыкканда, боз кичүе яисә салынган юллардан файдаланырга кирәк. Боз нык булмаганда, боз өслегеннән аякны күтәрмичә генә эзләр буенча кире кайту хәерле. Боз ныклыгын аяк белән тибеп тикшерү катгый тыела.

2. Боз өстеннән баручы шикле урыннарны, кар өемнәрен әйләнеп узарга тиеш. Көчле агым, чишмә булган, куаклар яки үлән өскә чыгып торган җирдә, сулыкка инеш яисә сәнәгать предприятиеләреннән аккан сулар койган урыннарда аеруча сак булу сорала.

3. Боз аша чыкканда бер-береңнән 5-6 метр ераклыкта булу мөһим, һәр мизгелдә алда баручыга ярдәмгә килергә әзерлек булсын.

4. Кечкенә күләмле, әмма авыр йөкләрне чана һәм бозга таяну өслеге зур булган башка төрле җайланмаларда күчерәләр.

5. Боз өстендә тимераякта шуу бозны ныклап тикшергәннән соң гына рөхсәт ителә. Боз калынлыгы 12 сантиметрдан, күп кеше шуганда − 25 сантиметрдан ким булмаска тиеш.

6. Боз өстеннән чаңгыда чыгарга туры килгәндә, салынган чаңгы эзе буйлап бару мөһим. Андый юл булмаганда, чаңгы бәйләрен ычкындырырга һәм таяк элмәкләрен кулдан бушатырга кирәк. Чаңгычылар арасы 5-6 метр булырга тиешле. Беренче булып баручы чаңгы таягы белән сугып, бозның ныклыгын тикшерә.

7. Бозда балык тотканда чикләнгән мәйданда күп чокырчыклар ясарга, сикерергә, йөгерергә, күпләп җыелырга кирәкми. Һәр балыкчы үзе белән 12-15 метр озынлыгында бау йөртергә тиеш, аның бер очына 400-500 граммлы йөк тагылган булсын, икенче очында элмәк булырга тиеш.

Кешегә боз аркылы имин чыгу өчен, аның калынлыгы 7 сантиметрдан ким булмаска, төсе яшькелт булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев