Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Язгы уйланулар

Быел яз ике атнага соңарып килә. Кышын синоптиклар, кар аз, яз ике атнага иртәрәк килер, дип фараз кылганнар иде дә, ләкин - Ходайныкын алдан кем белсен шул!.. Нишләп иртәрәк түгел, нигә соңара? Ул, ничектер, вакытында хезмәт хакын ала алмыйча интеккән чакларны искә төшерә - көтә-көтә кесәңдә бер тиен акчаң да...

Яз да һаман килми - соңара! Менә хәзер бу ике көндә язгы билгеләр күренә башлады - түбәләрдән тамчылар тама. Аяк асты лаштыр-лыштыр килә, дөресрәге, кар белән су боткасын изеп йөрисең. Әле кояшы да, кичкә таба гына йокысын туйдырып уянган ялкау кешедәй, күренергә ашыкмый. Көне буе болытлар тантана итә, күк йөзе кыюсыз кыз кебек, иркәләнеп кенә ачылып китә. Эшләрең күп булып, бер ишектән икенче ишеккә кереп, шәһәр урамнарын таптарга туры килсә, инде өеңә кайтырга чыкканда гына, кояш елмаеп карый башлый. Бүген күп йөреп, тәки күктәге болытларны куып бетердем бит дип, үз-үзеңә канәгатьлек белдерергә генә кала. Ашыкмый шул яз быел, ашыкмый. Өй артында үскән каенымның да бөреләре тулышып, яфрак ярырга әзерләнәсе килә. Юк шул, җитми генә күктә кояшның рәхимле елмаюы, ә салкын һаваның туган якларыбызны ташлап китүе.

Суның кадерен белергә өйрәттеләр бу атнада. Гомер буе Алабуга халкын оятсыз рәвештә кайнар суга интектерсәләр дә, салкын суга кытлык күрмәдек. Үзем кайчак гаҗәпләнү катыш сокланып куя идем - салкын су торбалары нинди чыдамнар, дип. Юк икән шул - алар да гомерлек түгел икән. Су буенда яшәсәк тә, хәтсез күләмдә суны күрше Менделеев районыннан алабыз шул. Инженер җайланмаларына шулай кулайрак, дигәннәр. Ләкин ул бу арада үзенең җайсыз ягын күрсәтеп алды - торбалар үзләренең мескен хәлдә калуларын белдерделәр. Күпме чыдарга була дип, күз яшьләрен агыздылар, берничә төштән өзелеп тә төштеләр. Үсеп килгән шәһәребезгә, борынгы "самотеклар" җитеп бетми шул. Бәлки бу хәлдән соң үзебезнең артезиан коеларының саннарын арттырырлар. Сусыз яшәп булмый. Аны галимнәр күптән исбатлаган инде. Кеше туксан процент судан тора. Сусыз өч кенә көн яши ала икән. Калган очраклар - искәрмә генә. Сусыз - тереклек юк.

Алабуга шәһәре гомер буе андый кытлыкны күргәне булмады. Үзенең изге чишмәләре белән мактанып яшәде. Хәзер дә бар алар. Тик халык кына бераз ялкауланды - краннан килгәненә ияләнде. Йортларны да тугызар кат итеп сала башладылар шул, ике катлысы да бик җиткән иде. Ә, уйлап карасаң, җир астында су бик-бик күп!.. Әнә "Поле чудес" дип йөргән җирдә йортларга фундамент сала алмыйча интегүчеләр, аны бик яхшы беләләр - бер метрдан су чыга! Кайбер автогаражларда бәрәңге базы да казый алмыйлар. Нәрсә-нәрсә - ә Алабугада су бик күп, җәмәгать! Без моның белән мактана алабыз. Заманында Иван Васильевич Шишкинның имәннән ясаткан ялгашларыннан-торбаларыннан һаман да су агып ята бит әле! Алар "самотек" - үзеннән-үзе агып ятучы дип аталалар бугай. Бирсен Ходай тагы да шундыйларны!

Яз ашыкмаса да, кая китсен - килә ул, килә! Яшел хәтфә үләннәре, беренче чәчәкләре белән тирә-якны, һичшиксез, ямьләндерер ул. Сиреньнәр, шомыртлар, алмагачлар, чияләр - һәммәсе дә йөрәкләргә шатлык өстәп, чәчәк атарлар. Тик су гына булсын, корылык кына килмәсен! Киләчәккә зур өметләр баглыйк, хөрмәтле каладашлар!

Гөлзада Әхтәмова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев