Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Язучы хезмәтенә – югары бәя

Бу атнада редакциябезгә хат килде. Анда Зөһрә Пантелеева (Гәрәева) Фирдәвес Хуҗинга "Штурман язмалары" очерклар циклы өчен рәхмәт белдерә.

Хөрмәтле Фирдәвес Хуҗи улы Гыйльметдинов!

Әтием Вәгыйз Гәрәй улы Гәрәев турында хатирәләрне яңартканыгыз өчен сезгә чын күңелдән рәхмәтлемен. Бөек Ватан сугышы еллары ерагайган саен, фашизмга каршы тарихи көрәштә совет халкының бөеклеген яхшырак аңлыйсың. Шәхсән миңа, очучы Вәгыйз Гәрәев кызына, әтиемнең Бөек Җиңүне якынайтуга лаеклы өлеш кертүен аңлау күңелгә рәхәтлек бирде. “Штурман язмалары” очерклары циклы, Сезнең язучы таланты, еракта калган вакыйгаларны без – туганнары, оныклары һәм оныкчыклары өчен якынайту, хәрби тормыш авырлыкларына төшендерү сәләтегез безнең йөрәкләрдә тирән эз кагылдырды.

Бүгенге көндә, хәзерге вакыйгалар позициясеннән генә безне яклаган, тыныч көннәр өчен гомерләрен корбан иткән кешеләр турындагы хәтирәләрнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын, кирәклеген аңлыйсың. Гаилә реликвиясенә сак каравыгыз, әтиемнең сугыш һәм сугыштан соңгы көннәрен гадел һәм дөрес итеп тасвирлавыгыз өчен рәхмәт сезгә. Мин сугышны үз күзем белән күрмәдем, артиллерия залпларын да ишеткәнем юк, сугыш вакытында очучыларның авыр көннәре ничек узганын шулай ук күз алдына китерүе кыен, әмма мин 30 елдан артык мәктәптә эшләү дәверендә хәзерге заман укучыларына совет халкының батырлыгын һәм кыюлыгын җиткерергә тырыштым һәм әтиемнең Җиңү өчен көрәштә катнашуын һәрвакыт рәхмәт сүзе белән искә алдым. Әтием Вагыйз Гәрәевнең гражданлык бурычын намус белән үтәве миндә горурлану хисе тудыра.

Язмышымда, балаларым һәм оныкларым өчен бу хатирәләрне саклаганыгыз өчен рәхмәт сезгә, Фирдәвес Хуҗиевич. Сезнең язучы бурычыгыз алдында хөрмәт белән баш иябез һәм рәхмәт әйтәбез. Сез гадел һәм лаеклы итеп әтиемнең якты истәлеген саклап калдыгыз. Кеше турында хәтер күпме яшәсә, ул үзе дә шулкадәр исән булыр, диләр бит. Сез миңа гаиләмнең Бөек Җиңүгә лаеклы өлеш кертүе турында хәтер, горурлану минутларын бүләк иттегез.

Ихтирам белән, Зөһрә Вәгыйз кызы Пантелеева (Гәрәева)”.

 

Фирдәвес Хуҗинның “Штурман язмалары”н газетабызның 58, 60, 62, 63, 65, 67, 69, 71, 75, 77, 79, 81, 82, 86, 88, 90, 92, 94нче саннарында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев