Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Өйдә бала табу: табигый, ләкин куркынычсыз түгел

Медиклар өйдә бала табуның куркыныч булуын раслап торуга карамастан, аларның саны арта. Бала табучыларның медицина учреждениеләреннән баш тартуының сәбәпләре төрле. Кемдер башка илдән килгән модага иярергә тели, кайсылары тоткан диннәре буенча шулай тиеш, дип саный. Бу уңайдан шунысын да исәпкә алырга кирәк: Көнбатышта өйдә бала табу закон белән тыелмаган, ул...

Медиклар өйдә бала табуның куркыныч булуын раслап торуга карамастан, аларның саны арта. Бала табучыларның медицина учреждениеләреннән баш тартуының сәбәпләре төрле. Кемдер башка илдән килгән модага иярергә тели, кайсылары тоткан диннәре буенча шулай тиеш, дип саный.

Бу уңайдан шунысын да исәпкә алырга кирәк: Көнбатышта өйдә бала табу закон белән тыелмаган, ул гына да түгел, өйдә бала тудыручы хатын-кызлар янында шундук ярдәмгә килергә әзер торган медицина хезмәткәрләре тора. Безнең илдә алай түгел. Шунысын әйтергә кирәк: Россиядә өй шартларында бала табу тыелган, андый вакытта хезмәт күрсәтү өчен, акушерларга лицензия тапшырылмый. Шулай булса да, хатыннар, үзенең һәм бала тормышын куркыныч астына куеп, өйдә бала тудыралар.

Алабугада да мондый очраклар саны арта: 2014 елда - 6, 2015 елда - 4, 2016 елда - 9 очрак теркәлгән. Медиклар әйтүенчә, өйдә бала табуның ахыры ни белән бетәсе билгеле түгел, аларның барысы да уңышлы булмый. Былтыр баласын өендә тудырырга теләгән хатын-кыз, кыен хәлдә, республика клиникасына җибәрелгән.

− Ешрак өйдә бала тудыруны дини карашлардан чыгып сайлыйлар, әмма бездә, әгәр алар яннарында ир-ат табиб булуын теләми икән, акушер-гинеколог хатын-кызларыбыз да бар. Бала тудыручы хатын, стационарда ятарлык медицина күрсәткечләре булмаганда, шул ук көнне баласы белән өенә кайтып китә ала, − ди Алабуга үзәк район хастаханәсе баш табибының балачак һәм бала тудыруга булышу буенча урынбасары Гөлнара Солтанова.

Әйтергә кирәк, район имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдиновның тормыш иптәше балаларын хастаханәдә тапкан.

Ислам йолаларын саклап яшәүче бер алабугалы хатын-кыз, исемен күрсәтмәвебезне үтенеп, фикере белән уртаклашты:

− Өйдә бала тапкан хатыннарны беләм. Күбесе хастаханәдә ир-ат табиблар булганга, шундый карарга килә. Тагын бер сәбәп: баланың кендеген шунда ук кисәләр, тик бераз көтеп торырга, балада стресс булмасынга, кан тибешен үткәреп җибәрергә кирәк. Өйдә бала табу кыйммәткә төшә. Баланы моңа кадәр акушерлык тәҗрибәсе булган акушерлар таптыра.

− Өйдә бала тудыруны сайлаучылар үзләре һәм балалары өчен курку хисе кичермиләрмени?

− Аллаһы Тәгалә булышыр һәм бала табуны җиңеләйтер, дигән көчле ышану бар. Ни булса да, кеше өчен сынау була. Күптән түгел генә өендә бала тудырганда, бер хатынның каны китте, бу инде уйланырга җитди сәбәп. Күп балалы әни буларак, мин бала тудыру йортына барам - Алла безгә тиешле шартларда бала табарга мөмкинлек биргән икән, аннан файдаланырга кирәк, дип саныйм.

"Өйдәге" дип аталса да, кайбер вакытта андый бала табу очраклары ата-ана йортында түгел, ә хастаханәдән тыш була.

Мисал өчен, Алабугада Бөгелмә, Әлмәт, Түбән Кама хатыннарының бала тудырганы билгеле. Шундый җаваплы гамәл өчен чит фатирларны алып торып, гөмбәчек һәм башка чир кузгаткычлар тулы юыну бүлмәләрендә эшкә керешәләр. Чакырылган кендек әбиләре, ул-бу була калса, хатынның иренә яисә туганнарына чыгып барышлый гына: "Ашыгыч ярдәм чакыртыгыз", − ди һәм чыгып кача. Бала табучылар аларның исемен яшерә - бәлки кабат мөрәҗәгать итәргә туры килер. Алдар бала табарга ирем булышты, диләр, әмма мондый күренешкә чыдаучы ирләр сирәк.

Кендек әбиләренең күбесе - кайчандыр бала тудыру йортында эшләгән, югары медицина белеме булмаган хатын-кызлар. Берничә кеше аркылы, алабугалылар үзләренә чакыра торган бер Әлмәттә яшәүче хатынны эзләп таптык. Ул аралашудан баш тартты, янәсе "адрес буенча" мөрәҗәгать итмисез. Дөресен генә әйткәндә, безнең белән сөйләшер дип көтмәдек тә, шул рәвешле акча эшләп, ул бит закон боза, әмма әлегә "кулыннан тотылмаган"га, аны җаваплылыкка трту кыен. Ә бит аның гамәлләре нәтиҗәсе аянычлы булуы бар: кан китәргә, ялкынсыну, кыска вакыт эчендә үлемгә китерә торган кан агулануы барлыкка килергә мөмкин. Өй шартларында бала тудырган вакытта килеп чыккан катлаулы хәлләрдән соң, хатын-кыз бүтән бала таба алмаска мөмкин.

Бу теманы ктәргәндә, күпләр әбиләренең элек кырда яисә печән кибәнендә бала тапканнарын искә төшерергә ярата. Тик шунысын онытырга ярамый, ул вакытта, медиклар әйтүенә караганда, андый бала тудыру очракларында күпме нарасыйның үлүен теркәп бару булмаган.

− Балалар кан агуланудан һәм столбняк аркасында һәлак булганнар. Әгәр өйдә бала табулар шулай арта барса, туберкулез һәм столбняк авырулары яңадан пәйда булачак, чөнки андый хатын-кызлар прививкалардан да, тикшеренүләрдән дә баш тарта,− ди Гөлнара Солтанова.

Наталья Кузнецова - дүрт бала анасы - хәзер дүртенчесен көтә:

− Мин үзем - баланы имин табу яклы, медперсонал күзәтүе астында гына, теләсә-кайсы чакта ярдәм килерлек булсын!

Елена Семенова, загс бүлеге белгече:

− Закон буенча өйдә туган балаларны теркәү рөхсәт ителгән. Ул очракларда ата-ананың берсе һәм бала туганны күргән шаһит загс бүлегенә килергә һәм гариза язарга тиеш. Гадәттә, без балаларны туу турында медицина таныклыгы нигезендә теркибез. Аны бала тудыру йортында бирәләр. Бу турыда "Гражданлык хәле актлары турында" Федераль Законның 2 башламында язылган.

Экспертлар фикере

Гөлнара Солтанова, Алабуга үзәк район хастаханәсе баш табибының балачак һәм бала тудыруга булышу буенча урынбасары:

− Мин өйдә бала тудыруларга тулысынча каршы. Беренчедән, ул закон белән рөхсәт ителмәгән, икенчедән, баланы тудыру санитария таләпләренә туры килмәслек шартларда уза. Башка районнан безгә килгән хатын-кызлар, фатир яллап, кендек әбисе чакыралар - ә кем ул? Бездә шундый очрак булды, өйдә бала табарга ниятләгән бер хатынны алып килделәр һәм операция өстәленә салдылар. Аллага шөкер, ана да, бала да исән калды. Ничек бала табарга икәнен сайлаганда, хатын-кыз дөрес карар кабул итәргә тиеш; табигать барын да кайгыртыр, дип исәпләргә кирәкми. Хастаханәдә бала табу бик үк уңайлы булмаса да, нәкъ менә квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү генә аналар һәм балалар үлемен уннарча тапкыр киметергә мөмкинлек бирде. Өйдә бала тудыру куркыныч, бала ана карынында ук инфекция эләктерергә мөмкин. Хатын-кызлар өчен күп кан югалту, эмболия, аналык ертылу һәм башкалар куркыныч. Моннан тыш, өйдә бала табучылар алга таба баланы вакцинацияләүдән баш тарта.

Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов, Алабуга районының имам-мөхтәсибе:

- Дин ягыннан караганда, баланы кайда табу турында бер кайда да язылмаган. Баланы өйдә табуны дин тыймый да, каршы да чыкмый. Монда исәнлек-саулык, сәламәтлекне саклау күзлегеннән чыгып карасак, һәрбер кеше үзенең исәнлеген, җанын, сәламәтлеген зыян килүдән, куркыныч астына куюдан сакларга тиеш. Шулай ук үзенең туачак балаларының исәнлеген куркыныч астына куярга тиеш түгел. Чагыштырып карасак, өйдә бала тапканда, әни кеше үзен, баласын күпмедер күләмдә куркыныч астына куя, төрле авырлыклар килеп чыгарга мөмкин. Шундый хәл килеп чыга калса дип, хастаханәдә бала табу хәерлерәк, дөресрәк була. Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәл итү дигән нәрсә бар, "Аллага тапшырдым" дип әйтәләр. Әлбәттә андый хис һәрбер кешедә булырга тиеш. Без иң беренче куркыныч нәтиҗәләргә китерүче сәбәпләрне юк итәргә, аннан соң Аллаһка таянырга тиешбез. Хастаханәдә тапкан очракта, баланы хатын-кыз табиб таптырырга тиеш.

Равил Салихов, адвокат:

- Юрист буларак, өйдә бала табарга җыенган хатын-кыз хокук боза торган гамәл эшли, җинаять дияргә була. Медицина яктан гына түгел, моңа юридик каршылыклар да бар. Бала туганнан соң, бер ай эчендә, яшәү урыны буенча загс бүлегендә теркәлергә тиеш. Табиб күзәтүе астында бала тапканда, белешмәдә көне, вакыты, туу урыны языла. Баланы башка кеше таптырган очракта, белешмәне кем бирә? Баланың кайсы анадан туганлыгы медицина учреждениесе биргән документлар белән раслана. Баланы медицина учреждениесендә тапмаган очракта − медицина документлары, шаһитларның күрсәтүе һәм башка дәлилләр нигезендә (РФ Гаилә Кодексы, 48 маддә, 1 пункт) раслана. Балалар поликлиникасында теркәлүгә килгәндә, ата-ана участок балалар табибына килеп прививка буенча һәм башка сорауларны хәл итә. Шуны истә тотарга кирәк: табиблар үз гамәлләре өчен юридик җаваплы. Бала туган вакытта, хәлләр катлауланса, һәм балага яки анага зыян салынса, яисә ул затлар тарафыннан үлем очрагы булса, алар җинаять җаваплылыгына тартылачак. Ә тудыруның шул ысулын сайлаучы гомер буе әхлакый җаваплылыкта булачак.

РФ Гаилә Кодексының 109 маддәсе 2 өлеше нигезендә, пациентның үлеменә китергән хатасы өчен табиб 3 елга хөкем ителә һәм шул ук вакытка медицина эшчәнлеге алып бару хокукыннан мәхрүм ителә, яисә соңгысы кулланылмый.

Табиб вазифаларын тиешенчә башкармау нәтиҗәсендә, пациентның сәламәтлегенә авыр дәрәҗәдә зыян килгән очракта, бу медицина хезмәткәре 1 елга ирегеннән мәхрүм ителә, шул ук вакытка медицина эшчәнлеге алып барудан мәхрүм ителә, яисә аннан башка гына.

Диндәге ялган юнәлешләр артына яшеренеп, уйлап чыгарылган дөнья белән мавыгырга кирәкми, язмышны сынамыйча, илдә кабул ителгән кануннарга таянып яшәү кулайрак.

Өй шартларында бала табуга каршы дәлилләр:

- хатын-кызларның озакка сузылган авырулары булу;

- генетик авырулар, алар балага күчкән очракта, табибларның кичекмәс ярдәме кирәк булуы бар;

- бөер, йөрәкләр авыру булса, бала туганда кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин;

- хатын-кызның көчле ярсучанлыгы;

- авыртуны тою түбән булу;

- хатынның ире һәм туганнары каршы булу.

Россиядә өй шартларында бала табуның иң күп тавыш куптарганы - Санкт-Петербургтагы "Бишекләр" ("Колыбельки") Аңлы рәвештә ата-ана булу үзәге эше. Бу үзәкне оештыручы Елена һәм Алексей Ермаковлар 2009 елда хосусый медицина гамәлләре белән законсыз шөгыльләнүдә гаепләнә, чөнки аларның саксызлыгы аркасында кеше һәлак булган, җәрәхәтләр алган. Алар өй шартларында бала тудырырга теләүчеләргә булышкан. Ермаковлар эшчәнлеге нәтиҗәсендә, алты нарасый үлгән, ике бала җитди җәрәхәтләр алган. Петербургның Приморье суды Еленаны 5,5 елга колония җирлегендә тотуга, аның ирен - 5 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем карары чыгарган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев