Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җәйге яллар бәйрәмнән башлана

"Татар-информ" мәгълүмәтенә караганда, Россия Президенты Владимир Путин Россиядә 2018-2027 елларны Балачак унъеллыгы буларак игълан итү турындагы указны имзалаган. Документ тексты хокук порталында урын алган. "Россия Федерациясендә 2018 - 2027 елларны Балачак унъеллыгы дип игълан итәргә", - диелгән указда. Әлеге карар 2012-2017 еллардагы Илкүләм стратегияне тормышка ашыруда балачакны яклау өлкәсендә дәүләт...

"Татар-информ" мәгълүмәтенә караганда, Россия Президенты Владимир Путин Россиядә 2018-2027 елларны Балачак унъеллыгы буларак игълан итү турындагы указны имзалаган. Документ тексты хокук порталында урын алган.

"Россия Федерациясендә 2018 - 2027 елларны Балачак унъеллыгы дип игълан итәргә", - диелгән указда.

Әлеге карар 2012-2017 еллардагы Илкүләм стратегияне тормышка ашыруда балачакны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү максатыннан кабул ителгән.

Россия Хөкүмәте өч ай эчендә 2020 елга кадәрге Балачак унъеллыгы кысаларында чаралар планын расларга тиеш.

Тарихтан

Билгеле булганча, 1925 елда җәйнең беренче көнендә Сан-Франциско шәһәрендә Кытайның Генераль консулы булып торган кеше ата-анасыз калган балаларны табып, алар өчен Дуань-у цзе бәйрәмен оештырган, ул Аҗдаһа көймәләре фестивале буларак танылган. Шул ук вакытта Женевада үсеп килүче буын мәсьәләләренә кагылышлы беренче халыкара конференция үтә. Шушы вакыйгалар бәйрәмгә нигез булып китә. Рәсми рәвештә бу турыда1949 елда хатын-кызларның халыкара демократик федерация Конгрессында карар кылына. Беренче тапкыр 1950 елда дөньяның 51 илендә билгеләп үтәләр. Ул вакытта балаларны сугыштан һәм ачлыктан саклап калырга телиләр. БМО 1959 елда балалар хокуклары турында Декларация төзи. Юридик көчкә ия булмаса да, аны күп дәүләтләр хуплый, ә инде 30 ел үткәч, 1989 елда БМО балалар хокуклары турында Конвенция әзерли. Бу балалар алдында дәүләтнең йөкләмәләрен билгели торган иң мөһим документ СССРда 1990 елның 15 сентябрендә үз көченә керде.

Иртәгә -бәйрәм!

Безнең илдә Балаларны яклау көне шунысы белән үзенчәлекле, 1 июньнән укучы балаларның җәйге яллары башлана. Бу көнне асфальтка рәсем ясау матур традицияләрнең берсенә әйләнде. Алабугада Балаларны яклау көне уңаеннан шәһәр мәдәният сараенда, Александр бакчасында, Пионерлар паркында, Үзәк стадионда һәм башка урыннарда төрле чаралар үткәрелә. Бу көнне район авылларында да бәйрәм чаралары планлаштырыла.

Яклау кирәк

Ышык эзли алар, кошчык кебек,

Әниләрен күргәч, талпына.

Бер гөнаһсыз нәни күңелләре

Яклау сорый дөнья каршында.

Начар сүздән, яман күздән саклау кирәк,

Ярамаган гадәтләргә тартмау кирәк.

Нарасыйлар мохтаҗ безнең җылы сүзгә,

Өмет белән текәлгәннәр безнең күзгә.

Һәр сабыйның тәүге тәпиләвен

Олы бәхет итеп күрәчәкбез,

Туган телдә теле ачылганын

Бер могҗиза кебек көтәчәкбез.

Гарасаттан, сугышлардан саклау кирәк,

Ызгышларга, талашларга тартмау кирәк.

Газизләрнең ышанычын аклау кирәк,

Бу дөньяда балаларны яклау кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев