Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җылыту сезоны башланды

Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе балалар бакчасы һәм мәктәпләргә җылылык бирә башлады.

Алабуга җылылык челтәрләре генераль директоры вазифаларын башкаручы Валерий Гурьянов әйтүенчә, бары тик әлеге процесс көйләнеп беткәннән соң гына йортларны җылылык белән тәэмин итү эшләренә керешеп булачак. Коммуникацияләре җылылык сезонына 100 процент әзер булган йортларга ПТС бүген үк җылы бирә башларга әзер. Тик әлегә идарәче компанияләрдән бер генә заявка да килмәгән.

Челтәрләрдә аварияләр булу сәбәпле, әлегә җылылыкны 70ләп йортка, берничә балалар бакчасы һәм мәктәпкә бирә алмыйлар. Алар күбесенчә Алабуганың "яңа" өлешендә урнашкан: бу - 4, 4-1, 4-5, 9 нчы һәм 12 нче микрорайоннар. Кайнар су исә 9 нчы мәхәлләдә бар. 10 нчы һәм 12 нче микрорайонның кайбер йортларында да кайнар сулы "бәхетлеләр" яши.

- Челтәрләрне юдырту һәм опрессовкалау эшләрен идарәче компанияләрнең күбесе тапшырды. Тик йортларның кайберсендә я манометр юк, я алар тикшерелмәгән, ә кайдадыр изоляция юк. Эш бик акрын бара, - диде Валерий Гурьянов. - Андый биналарга без регламент буенча җылы бирә алмыйбыз. Тик балалар бакчасына бирәбез. Өзеклек булуга карамастан, социаль сыену йортына да бирергә тырышабыз. Безнең участок булмаса да, шәһәр поликлиникасындагы аварияне бетерергә ярдәм итәбез.

Ә йортларга идарәче компанияләр барлык кимчелекләрне бетергәнче һәм заявка биргәнче җылысыз торырга туры киләчәк. Аеруча бу "ЖилСервис-Черемушки" һәм "ЧЖЭУ-Жилсервис" идарәче компанияләренә кагыла. Хәер, бүгенге көнгә ниндидер хәрәкәт сизелә башлады кебек.

Исәпләү приборларына кадәр булган барлык чыгым - безнеке, ә калганнары өчен йортта яшәүчеләр түли булып чыга. Идарәче компанияләр торбаларның фатир урынына подвалны җылытмавын күзәтергә тиеш. Кайбер стояк торбаларында су кап-кара төстә. Мин андый су белән системаны ничек тутырырга тиеш? Соңыннан халык шикаять гаризаларын безгә язачак бит.

45 километрлы кайнар су челтәрләре 90 процентка таушалган. Монда ни әйтеп була? Авария өстендә авария. Шәһәрдә еллар буена берни ремонтланмаган. Тишек-тошыкны ямыйбыз гына - ун метрдан тагын бер авария. Өч ай эчендә аларның барысын яңарту мөмкин түгел.

Йортыгыз җылыту сезонына әзер булмаган очракта ни эшләргә, кайда мөрәҗәгать итәргә? Газетаның басма вариантында адвокат Равил Салихов киңәшләре белән танышырга мөмкин.

Наилә БАЯЗИТОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев