Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Йо” – шведча “утрау” лигән сүз

Әтиебезнең диңгез турында искә алмаган вакыты бик сирәк булды.

"Крейсер", "мичман" кебек сүзләргә колакларыбыз тәпи йөри башлаганнан ук ияләшкәндер. Кронштадта укыган чагында төркемнәрендә ул бердәнбер татар булган, һәм бәйрәм уңаеннан аның хөрмәтенә татарча җыр тапшырганннарын горурланып әйткәне истә калган. Нинди генә хәлне сөйләмәсен, аның мәгънәсен кешеләр арасында дуслык, теләктәшлек булырга тиешлеккә кайтарып калдыра иде. (Әтиебез Рәүф Мамадыш районы Яңа Комазан авылында туып үскән. Төньяк флотта хәрби хезмәттә булган. Сугыш башланган елны аңа җиде яшь тулган. Үзенең беренче укытучысы Мәрьям апаны гомере буе мактап телгә алды). Диңгездә хезмәт иткән чагында күргән илләр, үзләре йөзгән корабль, су асты көймәләре, иптәшләре хакында гел сөйләп торса да, нинди бирем үтәп йөргәннәрен сорасаң, әйткәне булмады: "Анысын сөйләргә ярамый!" - дип, сүзен бетерер иде.

- Ел буе океан чолгап алганга, коры җирнең барлыгына ышанмый да башлыйсың, бөтен дөнья судан гына торган шикелле күренә, - дигән иде ул бер чакны.

1956 елның августында "Молотовск" крейсеры, ике эсминецта диңгезчеләр төркеме Швециянең Гетеборг һәм Норвегиянең Осло шәһәренә дуслык сәяхәте ясый. Гаилә альбомында корабльләр төшерелгән бер фотода ярда күренеп торган шәһәрне әти "Осло" дигән иде. Ул чорның истәлеге булып безгә әтинең сүзлекләре калды. Аның берсе русча-норвегча, икенчесе - русча-шведча. Титул битендә күрсәтелгәнчә, сүзлекләр Мәскәүдә СССР Оборона министрлыгының хәрби нәшриятында басылган. Битнең сул почмагында рус телендә, уңында чит телдә "Совет һәм Норвегия (икенче сүзлектә - Швеция) корабльләренең дуслык визитларына" дип язылган.

Сугыш беткәннән соң ук, ил флотын яңа корабльләр белән баетуны кайгырта башлаганнар. Илленче елларда безгә башка илләр белән ике арада хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыру кирәк була. Шулай ук Төньяк чикләрне ныгыту мәсьәләсе алга килеп баса. Су асты көймәләре төзүгә зур игътибар бирелә. Дизельләрне су астында озак эшләтә торган җайланма булдырыла. Флот авиациясе реактив бомба һәм торпедалар йөртерлек итеп коралландырыла башлый. Диңгез белән бәйле истәлекләр әтиебезнең күңелендә никадәр мөһим урын алып торганлыгы хәзер миңа аңлашыла.

Аның белмәгән һөнәре юк иде. Лаеклы ялга чыкканчы, колхозда эретеп ябыштыручы булып эшләде. (Хезмәттән соң Кемеровода заводта эшләгән. Анда әнием белән танышкан - монысы үзе бер роман). Без бәләкәй чакта, үзе ясаган агач кыру станогын кулланып, мебель ясый иде. Җитмешенче еллар булдымы икән, кышын "Иж" мотоциклын дюралюминийдан ясалган чаңгыларга урнаштырып, кырга чыгып киткәнен хәтерлим. Капка ачканда, әнием:

- Юләр, диерләр, йөрмә, - дип куйды. Озакламый телевизордан (алары урамда берничә өйдә яңа күренә генә башлагын иде) карда йөрү өчен уйлап табылган "Буран" мотоциклы турында репортаж карадык, аның серияле җитештерүгә куеласын әйттеләр.

- Юләрләр бер мин генә түгел, - диде әти көлеп.

Гаилә истәлекләрен барлый башласам, тормышымда, диңгездәге утраулар шикелле, мине чакырып-көтеп торган үзенчәлекле бер дөнья хасил була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев