Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Йорт түбәсе чистамы?

Алабуга коммуналчылары 1 марттан йорт түбәләрен кар һәм боздан чистарту эшләренә кереште.

Эшләр аерым график буенча бара. Бүгенге көндә 180 йортның түбәсе кардан чистартылды, тагын 53 түбәне чистартасы бар, диде ТКХ департаменты директоры Елена Сермеева.

Түбәләрне кар һәм боздан чистарту эшләре җитди контрольдә булырга тиеш, ди Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе Илмир Камалетдинов. Алабугада бүгенге көндә күпфатирлы 573 йорт бар. Тик менә карны барлык түбәләрдән дә төшерергә ярамый икән шул. Йомшак материал белән ябылган түбәләрдән (ә андыйлар шәһәрдә йөздән артык) кар су тамса гына чистартыла, ә боз сөңгеләре теләсә нинди очракта да төшерелергә тиеш. Быел 60ка якын түбә зарарланган, ә бу бик күп, диде Елена Сермеева.

Быел капиталь ремонт программасы буенча Алабугада 12 йортның түбәсе яңартылачак, бу эшләргә якынча 24 миллион сум акча сарыф итү планлаштырыла. Шәһәрдәге 49 йорт түбәсенә җитди ремонт таләп ителә.

Ишегалды территорияләрен, йорт түбәләрен кар һәм боздан вакытында чистарту - халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк һәм гадәттән тыш хәлләрдән саклаячак. "Социаль-мәдәни объектлар, офис, предприятие һәм сәүдә нокталары түбәләре дә игътибарсыз калмаска тиеш", - дип ассызыклады Илмир Камалетдинов.

Р.Нуриева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250