Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Йөрәк ярсып типкәндә яки Гашыйклар көне

14 февральдә бәйрәм ителүче Изге Валентин - Гашыйклар көне безнең бәйрәмнәр календарендә бер серле, ләкин шулай да үзенчәлекле дата булып төпләнеп калды.

Моннан 30 ел элек безнең илдә әлеге бәйрәмне бар дип тә белмиләр иде. Гашыйклар көне Рәсәйдә бәйрәм буларак кабул ителә башлагач, бу бәйрәм безгә бераз сәеррәк булып тоелды, чөнки моның ише бәйрәмнәр безнең татарлар өчен бөтенләй хас булмаган. Сәбәбе нидә икән? Татар кешесе электән үк сөйгән ярына йөрәк серләрен кайнар мәхәббәт сүзләре аша белдермәгән, "мин сине яратам" дип кычкырып торучы, модага кергән йөрәк формасындагы төрледән-төрле открыткалар бүләк итү турында әйтеп тә торасы юк. Беренче тапкыр мәхәббәт хисе турында без Хәлил белән Галиябану кебек геройларның мәхәббәт тарихыннан белдек. Исегезгә генә төшерегез, татар язучылары тарафыннан язылган роман-повестьләрнең төп геройларына гадәттә тыйнаклык, оялчанлык, хыялланучанлык кебек сыйфатлар хас иде. Алар сөйгән ярларына мәхәббәтләрен күз карашы, елмаю, назлы җырлар аша белдерергә тырышты. Бәлки шуңадыр, ачык формада хисләрне белдерергә ярдәм итүче Изге Валентин бәйрәме безнең халкыбызга чит бәйрәм булып тоелган, ә кемдер хәзер дә аңа артык әһәмият бирми.

Шулай да әлеге көнне күп кенә парлар танышу, кавышу көннәрен искә ала торгандыр. Без дә Алабуга шәһәре һәм районында яшәүчеләрдән парлары белән танышу тарихлары, Изге Валентин бәйрәменә мөнәсәбәтләре турында белешергә булдык.

Нәбикә һәм Гыйльфан Мөхәммәдиевлар:

Ничә ел бергә: 24 ел.

Мәхәббәт җимешләре: кызлары Чулпан, оныклары Феликс һәм Анжелла.

- Без 1990 нчы елда таныштык. Ул вакытта Гыйльфан экскаваторда эшли иде, минем шәфкать туташы булып эшләгән чаклар. Безне уртак дустыбыз таныштырды. Танышканнан 2 айдан соң ул миңа язылышырга тәкъдим ясады. Соңлап кына булса да килгән бу сөюне бер нәрсәгә дә алыштырмас идем. Гыйльфан тормышымны ямьгә, нурга күмде. Ул минем таянычым, соңлап килгән бәхетем. Язмыш юлымда аны очратуыма мин бер дә үкенмим. Изге Вәли көненә килгәндә, без аны бәйрәм итмибез, аны бәйрәм итеп тә кабул итмибез.

Айзирәк һәм Рәзиф Котдусовлар:

Ничә ел бергә: 28 ел.

Мәхәббәт җимешләре: кызлары Гөлназга - 27 яшь, Гөлнурга - 17 яшь, уллары Рамилгә - 22 яшь, оныклары - Алия, Алинә.

- Ирем белән без бер авылдан, балачактан ук таныш. Бер-беребезгә мәхәббәт хисләре кышкы көннәрнең берсендә кабынды. Ул чакта минем медицина училищесында белем алып йөргән көннәрем. Бу мизгелдән бер ел узгач Рәзиф шул ук кыш көнендә миңа тәгъдим ясады. Җәйге матур көннәр килеп җитү белән гөрләтеп туй уздырдык. Изге Вәли бәйрәменә килгәндә, без аны каршыламыйбыз. Елга бер көн генә мәхәббәт көне була алмый. Иң мөһиме - һәрвакытта яраткан кешеңә карата игътибарлы булу, шуның аша яратуыңны аңлату.

Регина һәм Алмаз Миннәхмәтовлар:

Ничә ел бергә: 3 ел.

Мәхәббәт җимешләре: уллары Инсафка - 1 ел да 9 ай.

- Мине булачак ирем белән дуслар таныштырды. Без өч ел элек очраша башладык. Танышкан көнебездән үк Алмаз миңа көн саен сюрпризлар ясады, ул һәрбер көнебезне үзенчәлекле һәм романтик итәргә тырышты. Аның белән булганда мин үземне әкияттә кебек хис иттем. Шулай йөри торгач, җәйнең бер кичендә, елга буенда кояш баюын күзәтеп утырганда, ул миңа тәгъдим ясады. Бу көн мәңгегә минем йөрәгемдә сакланып калачак. Изге Валентин көнен без ел саен билгеләп үтәбез, бер беребезгә бүләкләр тапшырабыз. Мин чәчәкләрне бик яратканга күрә, ирем аларны миңа еш буләк итә. Үткән ел Валентин көненә ул миңа үзенчәлекле һәм көтелмәгән бүләк: сәйләннән ясалган чәчәкләр буләк итте. Бу искиткеч матур чәчәкләр хәзер дә иремнең миңа булган сөю хисләре турында искә төшереп, күңелемне кутәрә.

Әңгәмәдәшләремнең һәрбер фикере белән килешеп була. Дөрес, безнең халыкта бәйрәмнәр күп, ай саен диярлек. Шулай да яшьләр өчен иң күңеллесе - Изге Валентин көне, чөнки ул кышкы салкыннарда җылытырлык, күңелне эретерлек һәм, ниһаять, язның бик якын булуын дәлилләп торучы бәйрәм бит ул. Тагын шуны әйтәсе килә: Гашыйклар көнендә генә сөйгән ярыңа мәхәббәтеңне белдерү дөрес түгел дип уйлыйм, чөнки елга бер генә көн мәхәббәт көне була алмый. Яраткан кешегезгә ихлас елмаюыгызны һәм игътибарыгызны көн дә бүләк итегез!

Рузилә Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев