Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Йөрәкләрдә сыкрый яралар

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга күпме генә вакыт үтсә дә, халык хәсрәте хәтердән китми.

Безнең зур булмаган Тойма авылыннан (Менделеевск районы) сугышка 140 ир-егет киткән, шуларның 85е кире әйләнеп кайтмаган. Якты май аеның Бөек Җиңү көне, куанычка, һәр ел килә тора, ләкин утны-суны кичкән сугыш ветераннары хәзер бик аз калды. Сугыш чорында туып үскән балалар, ягъни без дә, инде сигезенче дистәне тутырып килүче әби-бабайлар булдык. Хәзерге һәм киләчәк буынга сугыш мәхшәренә кагылышлы истәлекләрне җиткерүчеләр булып безнең буын кала. Бүген минем газиз әткәем - икенче төркем сугыш инвалиды Сабир Шакировның 1978 елның гыйнварында сөйләгәннәренннән язып алган кайбер эпизодларны искә аласым килә. Әтигә ул чакта 70 яшь иде, өч елдан соң, 1981 елның 4 июнендә, 73 яшендә вафат булды ул.

- 1942 елның 15 маенда энем Җиһангирны сугышка озатырга дип, Бондюгка килдем. Шунда үземә дә повестка бирделәр. Авылдан алты кеше идек, соңыннан таралыштык, кемнең кая киткәнен белмим. Башта безне Ижауга пехота батальонына билгеләделәр. Бераздан - Казанга, аннан Суслонгерга җибәрделәр. Анда күргән газап-михнәтләрне әйтеп бетерерлек түгел, - дип сөйләгән иде әти.

Суслонгерның коточкыч шартларында аңа өч айдан артык булырга туры килә. Түзә алмаслык газаплардан соң, 1943 елның гыйнварында аларны 55нче укчы полкка Витебск юнәлешенә җибәрәләр. Көн саен 40 километр баралар, окоп казыйлар, машина сыярлык урын әзерлиләр. Патроннар, гранаталар алып, сугышка керәләр. Смоленск тирәсендә бер әрәмәлектә туктыйлар. Күктә немец самолеты пәйда була. Ул разведка очышы ясаган булган, күрәсең, күп тә үтми, һава һөҗүме башлана. Шартлаулар тынгач, солдатлар, атлар шулкадәр күп кырылган була, атлап узарлык та булмый. Яралыларның ярдәм сорап ялваруы, атларның куркыныч кешнәве озак яңгырап тора.

Кулы җәрәхәтләнгән взвод командиры әтине үз янына чакырып алган һәм аңа алгы сызыкка сугышчыларга иртәнге аш, ипи алып барырга кушкан. Дошман безнең позицияләрне артиллерия, миномет утына тота, төнлә дә туктамый. Кинәт әтидән ерак түгел снаряд шартлый, сул кулына ниндидер тупас көч китереп бәргәндәй була. Караса, кулы терсәктән сынып, салынып төшкән. Санитар янәшәдә генә булып чыга. Контузия алган әтине җигүле этләр белән санчастькә илтәләр. Аннан соң Мәскәүдән 30 чакрымдагы госпитальгә кайтаралар, анда кулына катлаулы операция ясыйлар. Озак дәвалана. 1944 елның 25 февралендә үз частенә әйләнеп кайта. Фронтка 12 чакрым кала, 200 патрон, гранаталар, көрәк алып, бер төркем сугышчылар урманга барып керә. Немецлар уты астында 60 кешелек төркемнән 15е генә исән кала. Әтием аягы яралангач та, автоматтан атуын туктатмый. Аягыннан аккан кан белән ботинкасы тула. Санитар моны күреп алып, аңа беренче ярдәм күрсәтә. Бу көрәштән аны Смоленск госпиталенә озаталар. Башта аягының бер бармагын кисәләр. Гангрена башлана. Табиблар күп торсаң, өч көн торырсың, уң аягыңны тездән түбән кисмичә булмый, диләр. Әти ризалаша.

- Бер табиб пычак белән сызып җибәрде, икенчесе ножовка белән кисә башлады. Тиешле даруны биргәннәрдер инде - кискәне генә ишетелде, әлләни авыртмады.

Бер ай дәвалангач, аны Магадан шәһәренең эвакуация госпиталенә җибәрәләр. Хәл кергәч, култык таяклары бирәләр. 1944 елның 13 августында хәрби хезмәттән азат ителү турында таныклык биреп, өйгә кайтарып җибәрәләр. Әти унөч тәүлек поездда кайта.

Өйдә акрынлап йөрергә өйрәнә. Күрше Әхтимер авылындагы бер удмурттан утыз кадак онга аяк протезы сатып ала.

Ул бик уңайлы булмый. Тора-бара Казан протез заводында нәкъ аяк рәвешендә, уңайлы итеп ясый башлыйлар.

- Тигезсез бәрелешләрдә бер котелоктан ашаган иптәшләреңне югалтып, күп чакрымнарга чигенү ачысын кичерү, баш очында снарядлар шартлавы, аркылы-торкылы мәетләр белән тулы сугыш кыры, печән кибәнедәй янган йортларны һәм морҗалары гына утырып калган авылларны күрү - менә нәрсә ул сугыш!

Әлбәттә, мин әти сөйләгәннәрне булдыра алганча, дөрес тасвирларга тырыштым. Аллага шөкер, гарипләнеп булса да, әтием кайтты. Аннан соң әле миңа иптәшкә сеңелем дә туды. Без, шөкер, әтиле булып үстек, шулай да масаюны, иркәлекне белмәдек. Авыл тормышына хас булган бөтен эштә әти-әни кул арасына кереп үстек. Замана авырлыгын үз җилкәбездә татырга туры килде. Бәләкәй арба-чана кулдан төшмәде.

Әтиемнең аяк протезын төнгә салып куйганда, киселгән урыннарының ничек кырылганын, чиләнеп торуын күреп, бик кызгана идем. Тәнендә зәңгәрләнеп беленеп торган тимер кыйпылчыклары калган иде,без аны капшап карап, авыртамы, дип сорый идек. Гарип булса да, әти сыкранмады, мескенләнмәде, кече күңелле, игелекле булды. Эшләмәгән эше, белмәгән һөнәре юк иде. Мин аның нәрсәгә генә алынса да, эшен яратып, күңел биреп башкаруына соклана идем. Печән өсте җитсә, ишегалдыбыз печәнчеләрнең чалгылары белән тула иде. Әтигә аларны төшке ашка кайтучы чалгычылар кертә иде. Чыңнары хәзер дә колакта кебек.

Алтын куллы балта остасы әтием гаиләдә дә ипле, сабыр кеше булды. Әни белән 51 ел чөкердәшеп гомер иттеләр. Әти белән әнинең бер тапкыр да бер-берсенә авыр сүз әйткәннәрен, кычкырышканнарын ишетмәдек. Әти колзозда кайда кушсалар, шунда эшләде. Амбар-фермалар өчен ишек-тәрәзә рамнары ясады, хәтта тимерчелектә дә булышты. Авылдашларга йорт салырга, каралты-кура тергезергә ярдәм итте. Итек басты, умарталар тотты, мич чыгырды. Әле бүген дә авылда берничә йортта әтиебез чыгарган мичтән файдаланалар. Тоймалылар аны хәзер дә яхшылыгы, ярдәмчеллеге белән искә ала.

Әйе, Җиңү безгә җиңел бирелмәгән. Армиядәге ныклы дисциплина, халкыбызның, солдатларның дошманга нәфрәте, фронтта һәм тылдагы батырлыгы нәтиҗәсендә ирешелгән Җиңү бу. Киләчәктә сугыш дәһшәтләре булмасын, илебез күге һәрвакыт аяз торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев