Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Юбилей белән котладылар

Танай авыл җирлеге башкарма комитеты, Ветераннар советы һәм территориаль иҗтимагый үзидарә вәкилләре Нина Григорьевна Морковкинаны 80 яшьлек юбилее белән котлады.

Танай авылында яшәүче Нина Морковкина авыр балачакның һәм якыннарны югалтуның нәрсә икәнен үз тормышыннан белә. Аңа кечкенә чакта ук сугыш чорының бөтен авырлыкларын татырга туры килә. Нинаның әтисе ул туганнан соң озак та үтми фронтка китә, ә озакламый әнисе дә авырып китә һәм вафат була. Шулай итеп нәни кыз Алабуга шәһәренең балалар йортына килеп эләгә. Берникадәр вакыттан соң аны Танай авылыннан балалары булмаган бер гаилә тәрбиягә ала, тик бу йортта да бәхет көтми кызны. Үги әтисе фронтка китә, ә үги әнкәсе, кызганыч, аны үз баласы итеп кабул итә алмый. Нинага бик авырга туры килә, кыерсытуларга түзә алмыйча, өйдән чыгып киткән чаклары да булгалый.

Соңрак аны Яковлево авылында яшәүче әбисе белән бабасы үз яннарына ала. Озакламый алар да Танай авыл җирлегенә күчеп килә, кечкенә йорт салалар һәм шунда төпләнәләр. Нина кечкенә чактан ук кыр эшләренә йөри, мал карый, хуҗалыктагы бөтен эшне булдыра, ә 16 яшеннән инде фермага эшкә керә.

Бүген балачагы турында сөйләгәндә, Нина Григорьевнаның күзләренә мөлдерәмә яшь тула. Өлешенә туры килгән язмыш сынаулары аның күңелендә җуелмаслык эз калдырган. Менә аны котларга килгән авылдашларын күргәч тә, күңеле тулды, рәхмәт укыды. “Зоренька” ансамбле аның өчен бик матур халык җырларын башкарды, “Полянка” территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Татьяна Владимировна аңа Танай авыл җирлеге башкарма комитетының авылда намуслы һәм күпъеллык хезмәте өчен грамотасын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев