Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Юбилярны олылау

Шәһәребезнең танылган кешесе, фронтовик-сталинградчы Минемулла Нәҗип улы Нәҗиповка шушы көннәрдә 95 яшь тулды. Көр күңелле, күтәренке рухлы, оптимист һәм җор телле Минемулла абыйны зур юбилее белән котлап, Рәсәй Президенты котлау телеграммасы юллаган. Алабуга башлыгы Геннадий Емельянов юбилей уңаеннан фронтовикка кыйммәтле бүләк тапшырды.

Утызынчы март кичендә Алабуганың "Нефтьче" ресторанына сугыш һәм хезмәт ветераны Минемулла Нәҗип улы Нәҗиповның 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә аның туганнары, якыннары, дуслары һәм балалары вә оныклары, туруннары җыелган иде.

Өлкән яшьтәге ил агасының әле һаман да көр кәефле булуы, гәүдәсен төз тотуы һәм камил акыл белән фикерләрен төпле-дәлилле җиткерә белүе банкетлар залын аңардан күчкән яшәү энергиясе белән тутырды бугай.

Котлау вә теләкләр уен һәм җыр-биюле тамашалар белән үрелеп барды. "Туйда бии тукмак та", - дигән әйтем юбиляр кичәсенә мач килеп тора иде: Минемулла ага үзе дә утырып кына тормады, яшьрәк кыз-хатыннар белән вальс та әйләнде, татар халык көенә биеде дә.

Мәҗлесне алып баручы ханым, бәйрәм шавының кызган бер мәлендә карт фронтовикның тормыш юлын шәрехләргә керешкәч, зал тынып кала һәм юбилярның озын вә катлаулы гомер мизгелләрен бөтен ваклыкларына кадәр күз алдыннан кичерә. Кечкенә Минемулланың Көек авылында 4 ел башлангыч классларда белем эстәп йөрүләре; 1930-32 елларда көтү көтүләре; соңрак тракторчы һәм комбайнчылар курсларында укып йөрүләре; кырда техникада эшләүләре, Кызыл Армиягә алынуы; аннары сугыш гарасатлары; туган якларына кайткач, гаилә корулары; хатыны белән 5 бала үстерүләре һәм аннан соңгы озын-озак тормыш юлы бер мизгел кебек хәтердән үтә.

Юбиляр белән фотога төшәргә теләүчеләр дә бихисап булып, аларның бу теләкләрен Ядегәр авылындагы ут күршеләре Рафис Галләмов чынга ашырды.

Фронтовик-сталинградчыны котларга район хакимиятеннән рәсми зат - хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Константин Макаров килгән иде. Ул үзе һәм шәһәр-район хакиме Геннадий Емельянов исеменнән ихлас котлау сүзләрен ирештерде, юбилярга 100 яшьлек юбилеен да үткәрергә насыйп булуын теләп роза чәчәкләре бүләк итте.

Фирдәвес ХУҖИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев