Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Юл фаҗигасендә гаепләнүче: “Нигә юл бирмәгәнемне үзем дә аңламадым...”

Алабуга суды коточкыч юл-транспорт фаҗигасе эшенә нокта куйды. Бу юл һәлакәте нәтиҗәсендә 5 кеше вафат булды.

Үлемгә китергән бәрелү

Куркыныч фаҗига узган елның 21 октябрендә М-7 трассасының Алабуга-Лекарево-Армалы чатында булды.

36 яшьлек Александр Шаламов, үзенең "девятка" машинасында икенче дәрәҗәдәге юлдан чыкканда, Мәскәүгә таба төп юлдан баручы "Рено" машинасына юл бирми. Бәрелү шундый каты була ки, хәтта чит ил машинасын каршы як полосадан баручы бүтән машинага алып ташлый. Бәрелүдән "Рено" хуҗасы Нәзиф Нәгыймов һәм аның пассажирлары - 2 ир-ат һәм 2 хатын-кыз фаҗига урынында һәлак була.

Өч айдан соң суд залында юл фаҗигасендә гаепләнүче һәм һәлак булганнарның туганнары очрашты. Гаепләнүче Александр Шаламов керү белән рәшәткә артындагы утыргычка утырды, тик әлегә ул кулга алынган булып исәпләнмәгәч, аны беренче рәттәге урынга күчереп утырттылар.

Судья процесста катнашучылар белән таныштырды. Аннары юл фаҗигасе турында озын, газаплы уку башланды. Судья кешеләрнең үлеменә китергән имгәнүләрне санаганда, залда утыручыларның күбесенә начар булды... Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныганга күрә эш аерым тәртиптә каралды.

- Гаепне авырайта торган шартлар юк, ә менә җиңеләйтә торганы бар: бу - кечкенә балалар, - дип белдерде дәүләт гаепләүчесе булып чыгыш ясаган шәһәр прокуроры урынбасары Роман Михеев. - Дүрт ел һәм алты айга ирегеннән мәхрүм итүне сорыйм. Җәмгыятьтән реаль изоляция шартларында гына бу кешенең төзәлүенә ирешергә мөмкин. Аны төзәтү учреждениесенең бер төре булган колония-җирлеккә билгеләвен сорыйм.

Шаламовның яклаучысы Икрам Камалов судтан гаепләнүчегә карата мәрхәмәт күрсәтүне, аны иректән мәхрүм итмәүләрен үтенде, чөнки Шаламов үз гаебен тулысынча таный, эштә дә аңа яхшы характеристика биргәннәр, моннан тыш аның әле 2 кечкенә баласы да бар.

- Гаеплене төрмәгә утырту югалтуларны кире кайтармаячак. Ә ул иректә калган очракта, аның зыян күрүчеләргә матди һәм рухи яктан ярдәм итү мөмкинлеге булачак, - диде яклаучы.

Җинаять өчен җәза

Юл һәлакәте вакытында Александр Шаламовның машинасында хатыны һәм ике баласы да була. Алар барысы да исән кала.

- Минем ирем үзенең һәм пассажирларының гомерен корбан итеп сезне һәм гаиләгезне коткарды, - диде фаҗигадә үлгән машина йөртүченең тол калган хатыны Римма Нәгыймова ачынып. Аның ире гаиләдә бердәнбер акча табучы да була: пенсионер булса да ул хатыны һәм улы-инвалидны тәэмин итәр өчен таксист булып эшләгән.

Һәлак булганнарның туганнары Шаламовның алар янына бер тапкыр булса да килеп, кичерү үтенмәвеннән, ярдәм тәкъдим итмәвеннән зарланды.

- Моны кылган кеше хатыны, балалары белән юлга чыкканда ни турыда уйлады икән? Ничек яшәр ул бу хәсрәт белән?! - дип сорады гаепләнүчедән һәлак булучыларның бер туганы.

Ниһаять, гаепләнүчегә соңгы сүз бирелде.

- Гафу итүне сорыйм. Ни өчен шулай эшләгәнемне үзем дә аңламыйм, - диде тонык тавыш белән Александр Шаламов карашын качырып.

Судья тәнәфес игълан итте. Берничә сәгатьтән соң ул хөкем чыгарды: Александр Шаламов дүрт ел һәм биш айга ирегеннән мәхрүм ителә. Җәза срогын ул, дәүләт гаепләүчесе сораганча, колония-поселениедә үтәчәк... Моннан тыш, хөкем ителүченең иреккә чыкканнан соң тагын 3 ел машина йөртергә хакы юк.

- Мондый җинаять өчен бу бик аз вакыт, - диде судтан соң Римма Нәгыймова. Тол калган ханымның күзләрендә яшь, сүзләрендә ачыну сизелә. - Дәүләт гаепләүчесе тарафыннан иң зур җәза соралган иде. Бу маддә 7 елга чаклы иректән мәхрүм ителүне күздә тота. Ләкин эш аерым тәртиптә каралгач, җинаять законы буенча биреләчәк җәза максималь срокның икедән өч өлешеннән арта алмый. Минем шуңа охшаш эшләр практикасында бу иң кырыс җәза, - диде утырыштан соң шәһәр прокуроры урынбасары.

Карар әлегә законлы көченә кермәгәнлектән, аңа карата югары органга жалоба бирергә мөмкин.

Алия Караева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев