Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Юл хәрәкәте имин булсын

Бала мәктәпкә барганчы ук җәмәгать урыннарында йөри башлый, шуңа күрә аны урамда, юлларда үзен хәвефсез, ә җәмәгать транспортында тәрбияле, культуралы тоту күнекмәләренә мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләрендә үк өйрәтәләр.

34 нче балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның юлда хәвефсез йөрү, үз-үзен тоту кагыйдәләрен үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау максаты белән "Юл хәрәкәте иминлеге" айлыгы булып узды. Балалар һәм әти-әниләр бергә рәсемнәр ясады; белгечләр, тәрбиячеләр методик кулланмалар әзерләде, дидактик уеннар күргәзмәләре оештырылды. Төркемнәрдә шөгыльләр, әңгәмәләр, мультфильмнар карау оештырылды.

Йомгак ясап, өлкәннәр төркемендә спорт һәм юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә нигезләнгән "Үрнәк җәяүлеләр иленә сәяхәт" дигән чара узды.

Чараны оештыручы, алып баручы- физик тәрбия инструкторы Гайнанова Гөлназ Мөхәмәтназировна эчтәлекле сценарий әзерләгән. Сынауларда балалар актив катнашты: викторина сорауларына, табышмакларга бердәм җавап бирделәр. Алар юл тамгаларын, транспорт төрләрен яхшы белә. Велосипед, машинада йөрү эстафеталарында теләп катнаштылар. Чара ике дәүләт телендә дә алып барылды.

Тәрбиячеләр: Людмила Шигаева, Нурисә Гәрәева, Рәзилә Садыйкова, Гөлназ Гыйззәтуллинаның даими эшләүләре күренеп тора.

Бакчабызның мөдире Сөмбел Шәймарданова спорт һәм тормыш иминлеге нигезләрен өйрәнүгә зур әһәмият бирә. Спорт һәм ЮЙК өйрәнү залы җиһазларга бай, зәвыкъ белән бизәлгән, матур.

Чарага чакырылган "Татарстан Республикасы ЮХИ фәнни һәм белем бирү программасын финанслау дирекциясе " Алабуга филиалы җитәкчесе Фирая Гришина балаларның белемнәрен югары бәяләде. Чара азагында балаларга, хезмәткәрләргә теләкләрен җиткерде, төркемнәргә бүләкләр тапшырды һәм истәлеккә гомуми фото калды.

Ләйсән АБДУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев