Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Юл һәм тротуарлар: күбрәк, киңрәк, тигезрәк

Илле еллык тарихлы күпфатирлы йортта яшәүчеләр яңа тротуарлы булды. Сүз Яшьләр урамындагы 2нче йорт турында бара. Бу йортта торучы Нина Маланичева сөйләвенә караганда, 2015 елда биредә юынтык сулар челтәрләрен алыштырганнар, 1965 елда ук куелган тәрәзәләр урынына яңаларын, пластиктан эшләнгәннәрен куйганнар, подъезд эчләренә косметик ремонт үткәрелгән. − Төзекләндерүдән соң күңел җылынды,...

Илле еллык тарихлы күпфатирлы йортта яшәүчеләр яңа тротуарлы булды. Сүз Яшьләр урамындагы 2нче йорт турында бара.

Бу йортта торучы Нина Маланичева сөйләвенә караганда, 2015 елда биредә юынтык сулар челтәрләрен алыштырганнар, 1965 елда ук куелган тәрәзәләр урынына яңаларын, пластиктан эшләнгәннәрен куйганнар, подъезд эчләренә косметик ремонт үткәрелгән.

− Төзекләндерүдән соң күңел җылынды, кәеф яңа төсмерләр алды, тротуар торышы гына аңа күләгә өсти иде. Өлкән яшьтәге бер хатын-кыз егылып, аягын сындырды хәтта. Хәзер ышанырлык та түгел, ниһаять тротуар ясалды, безгә хәзер бары да ошый, күршеләр белән, без бик канәгать. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенә безгә игътибарлы булганы өчен рәхмәт, − ди Нина Владимировна.

Әйтергә кирәтк, быел шәһәрдә тротуарларны төзекләндерүгә һәм аларны булдыруга аеруча әһәмият бирелә. Шишкин, Матросов, Яшьләр һәм Кече Покров урамнарында, Тынычлык проспектында, 25нче һәм 26нчы балалар бакчалары янында җәяүлеләр өчен юл яңартыла. Нефтьчеләр проспектында ике яклап тротуар салу дәвам итә. Эш белән бәйле рәвештә, хәрәкәт еш кына ябылып тора. Шәһәрнең төп урамында Гассар урамыннан Тукай урамына кадәр арада, 4 километр озынлыкта тротуар ясау планлаштырыла. Моннан тыш, Пролетар урамыннан Болгар урамына кадәр җәяүлеләр юлы барлыкка киләчәк.

Мәрҗани урамындагы 7нче, Тынычлык проспектындагы 5нче һәм 7нче, Әйләнеч шосседа по проспекту 43нче йорт ишегалларында тротуарлар төзекләндереләчәк.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Мәрданов хәбәр итүенчә, төзекләндерү эшләре планлаштырылган урамнар исемлеген төзегәндә, ел дәвамында халыктан алынган мөрәҗәгатьләр исәпкә алынган. Алар алга таба да күздә тотылачак, дип ышандыра җитәкче.

Алабугада быел юллар төзү һәм төзекләндерүгә республика бюджетыннан 98,3 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Шулардан 50 миллион сум - иске асфальтны салдырып, яңасын салуга. Вак таш һәм ком катнашмасы җәюгә 30 миллион сум акча бүленгән, бу эш башлыча хосусый секторда башкарыла. Ишегаллларындагы юллар һәм тротуарларны төзекләндерүне үз эченә ала торган юл фондына 19,8 миллион җибәрелгән.

− Шулай ук быел безгә өстәмә рәвештә 40 миллион сум акча бүлеп бирелде, шуның 30 миллион сумы - ишегалды территорияләрен киңәйтүгә. Шул рәвешле, гомумән алганда, 150 миллион сум диярлек чыга. Нефтьчеләр 19,8 миллион сум акча бүлеп бирә, − ди Рамил Мәрданов.

Районда ел саен 22 километрга якын юл төзекләндерелә. Киләсе елда яңартыласы да шуннан ким булмас дип ниятлиләр. Өстәмә кертемнәр аркасында, быел төзекләндерелгән юллар озынлыгы арта. Һава торышы уңай торса, эшләр 1 октябрьгә төгәлләнәчәк.

Эшче бригадалар, бер урында бурычларын үтәп, икенче урынга күчә. Беренче чиратта, юл һәм тротуарлар яңартыла - Нефтьчеләр проспектында эш дәвам итә, Чапаев һәм Тигез тыкрыкларындагы юлларга вак таш җәяргә уйлыйлар. Биредә берничә дистә ел инде юл эшләре башкарылмаган. Ишегалларында ниятләнгән эшнең әлегә азы гына тормышка ашырылган.

Хәзердән үк киләсе елда төзекләндереләсе юллар исемлеген барлыйлар. Рамил Мәрданов анык урамнарны атамады, чөнки исемлек үзгәрергә мөмкин. Шулай да Мәскәү урамындагы юл һәм тротуарлар турында әйтергә була, алар ун еллап төзекләндерелмәгән; хосусый секторда һәм авыллардагы юллар да төзекләндереләчәк.

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы программасы буенча быел:

Алабуга урамнарында 12 "ятып тора торган полицейский" урнашачак;

Интернациональ урамында һәм Тынычлык проспектында, 8нче һәм 9нчы мәктәпләр янында җәяүлеләр юлын киртәләп алачаклар; Мәрҗани һәм Әйләнеч шоссе урамнары чатында светофор урнаштырылачак, Гассар урамы һәм Нефтьчеләр проспекты чатындагысы яңартылачак.

Һәлакәткә начар юл сәбәпче булса

Равил Салихов, адвокат:

− Автомобилегез юлның начар сыйфатлы булуы аркасында зыян күргән икән, башта юл торышы өчен җаваплы затны ачыкларга кирәк. Җирле автомобиль юлларына караган юл эшчәнлеге һәм җирлек чикләрендә юл иминлеген саклау җирле мәсьәләләргә карый, ягъни муниципаль берәмлек хакимияте карамагында. Хакимиятләр кайбер оешмалар белән килешү төзи, алар юлларның аерым өлешенә хезмәт күрсәтә, шунысын да күздә тоту тиешле. Юлның сыйфатсызлыгы аркасында автомобиль зыян күргән очракта, юл-транспорт фаҗигасендәге кебек үк, транспорт чарасы туктатыла, һәлакәт сигналы тоташтырыла һәм авария туталышы билгесе урнаштырыла, бу хакта полициягә хәбәр итәләр һәм алар килгәнче, вакыйга шахитларының фамилияләре язып алына. Автомобиль күргән зыян теркәлә, куркыныч каршылык барлыгын белдерүче билгеләрнең барлыгын-юклыгын, аларның дөрес куелышы һәм укып булу-булмаслыгын да теркиләр. Әлеге мәгълүмәт машина йөртүченең гаебе булмавына дәлил булып торачак. Йөртүче тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу булырга тиеш түгел. ЮХИДИ инспекторы төзегән акт язуы җирле хакимиятнең юл торышын карап тоту буенча бурычларын үтәмәвен раслый торган дәлил буларак файдаланырга мөмкин. Китерелгән зыянның күләмен бәйсез эксперт нәтиҗәсенә нигезләнеп билгелиләр. Кирәкле документларны җыеп, гаеплен зат ачыклангач, күрелгән зыян бәясен кайтару өчен, тиешле гариза белән судка мөрәҗәгать итәргә була.

Без алабугалыларга, алар карашынча хакимият игътибар итәргә тиешле юлларны билгеләргә тәкъдим иттек.

Света Чернобровкина:

− Яр буе урамы буйлап (парктан И.И.Шишкин һәйкәленә кадәр) 5нче балалар бакчасына балалар белән бару куркыныч - икеяклы хәрәкәт, тротуар юк.

Анна Матвеева:

− Первомай урамында Тугаров чаты һәм уңга таба Маяковский урамына кадәр юл юк. Маяковский урамындагы 28-30нчы һәм 55нче йортларга кадәр беркайчан да юлның булганы юк. Җәлил урамында Первомай урамы белән Төньяк урам чатына кадәр араны төзекләндерергә кирәк.

Вера Быстрова:

− Пролетар урамындагы паспорт-виза хезмәте каршында бер чокырны ямадылар, икенчесе калды. автомобильләр аны газон булап әйләнеп уза.

Моннан башка адреслар да аталды:

- Шәһәрлек урамындагы 2нче йорт ишегалды;

- Төзүчеләр урамы, 12нче йорт ишегалдындагы юл (балалар мәйданчыгы аша);

- Мәскәү упамы;

- Чехов урамы;

- Төзүчеләр урамы, 8;

- Тукай урамыннан Камал урамына кадәр юл өлеше, Камал һәм Мәскәү урамнары чаты;

- Иске базар кибетләренә керү юллары юк, юллар ваылган;

- 35нче балалар бакчасы янында, башлангыч мәктәп ягыннан "ятып тора торган полицейский" кирәк;

- Тугаров урамында юллар торышы котычкыч;

- Пролетар урамы, 24;

- Әйләнеч шоссе, 35нче йорт ишегалды, аеруча арка аркылы чыгу юлы;

- Совет урамыннан Олы Покров урамына кадәр тротуарны дәвам итәргә;

- Разведчиклар урамы, 54;

- Спас урамы: Мәскәү урамыннан Горький урамына кадәр өлеше;

- Первомай урамы: элекке "МПБЖХ"дан юл юк дияргә була;

- на дороге по улице Первомай урамы буйлап юлда "ятып тора торган полицейский"лар кирәк;

- Тугаров урамы, 58, − беркайчан да асфальтның булгаы юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев