Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Юл­лар һәм як­ты­лык

Уз­ган кыш­та ише­леп яу­ган кар ва­кы­тын­да чис­тар­тыл­ды, шә­һәр урам­на­ры һәм җәя­ү­ле­ләр юлы ялт итеп тор­ды дип мак­та­на ал­мый­быз, әл­бәт­тә. Бу му­ни­ци­па­ли­тет­ның тех­ни­ка­сыз "я­рык та­га­рак янын­да" уты­рып ка­лу­ы­на бәй­ле иде. Кар чис­тар­ту бе­лән бәй­ле ки­леп чык­кан проб­ле­ма­лар­ның төп сә­бә­бе ял­лан­ган тех­ни­ка са­ны җит­мәү­гә тү­гел, ә эш­не оеш­ты­ру­га күп ва­кыт са­рыф ите­лү­гә...

Лә­кин бы­ел хәл­ләр уңай як­ка үз­гә­рер­гә ти­еш. Шә­һәр­дә кы­шын юл­лар то­ры­шы өчен "Гор­зе­лен­хоз" һәм "Б­ла­гоуст­ройст­во" ҖЧҖ оеш­ма­ла­ры җа­вап би­рә­чәк. Ча­па­ев ура­мын­да тех­ни­ка, эш ки­рәк-ярак­ла­рын сак­лый тор­ган дис­пет­чер пунк­ты оеш­ты­рыл­ган. Бы­ел аз бул­са да, му­ни­ци­па­ли­тет­ның үз тех­ни­ка­сы да хез­мәт күр­сә­тә­чәк. Шул мак­сат­тан ЗИЛ ав­то­мо­би­ле, ике "Зо­ло­тая ру­ка" дип ата­ла тор­ган тех­ни­ка, ике трак­тор тө­зек­лән­де­рел­гән. Ял­лан­ган тех­ни­ка­лар­ны да исәп­ләп, кыш­кы юл­лар­ны чис­тар­ту­да бар­лы­гы 46 тех­ни­ка хез­мәт күр­сә­тә­чәк.

Ре­ги­о­наль юл­лар­ның (по­се­лок ара юл­лар) то­ры­шы өчен "Б­рус" ҖЧҖ оеш­ма­сы җа­вап­лы. Алар­ның бу хез­мәт өчен 25 тех­ни­ка­сы бар.

Нок­рат ел­га­сын­нан Хлыс­то­ва­га ка­дәр­ге фе­де­раль юл өчен "Та­тАв­то­дор" ҖЧҖ оеш­ма­сы җа­вап би­рә. Алар­ның 33 тех­ни­ка­сы бар.

Яңа ел­дан, мо­ңар­чы "Б­рус" ҖЧҖ оеш­ма­сы ка­ра­ма­гын­да бул­ган Әй­лә­неч шос­се һәм Та­най­ка юлы му­ни­ци­па­ли­тет­ка кү­че­ре­лер­гә ти­еш. Лә­кин бу юл­ны тәр­тип­тә то­ту өчен бюд­жет­та ак­ча ка­рал­ма­ган бу­лу сә­бәп­ле, шә­һәр җи­тәк­че­лә­ре яз­га ка­дәр бул­са да, бу юл­лар­ны ни­чек бар шу­лай кал­ды­ру мөм­кин­ле­ген ка­ра­я­чак.

Ра­йон баш­лы­гы Ген­на­дий Емель­я­нов та юл­лар­ның тө­зек, чис­та бу­лыр­га ти­еш­ле­ге­нә ае­рым ба­сым яса­ды. Без му­ни­ци­па­ли­тет ак­ча­сы­на әл­лә ни­ләр тө­зи алыр идек, лә­кин кем­нең ге­нә пыч­рак ерып, ба­та-чу­ма йө­ри­се ки­лер икән? Ти­гез, чис­тар­тыл­ган юл­лар сә­ла­мәт­лек­лә­ре чик­ле бул­ган­нар өчен ае­ру­ча мө­һим, дип өс­тә­де. Шу­ңа да иң бе­рен­че чи­рат­та юл­лар­ның тө­зек­ле­ге­нә игъ­ти­бар итәр­гә ки­рәк, 2-3 ел­дан шә­һәр­дә дә авыл­да да һәр йорт­ка юл­лар ки­леп җи­тә­чәк ди­де.

Як­ты­лык

Ала­бу­га­да урам як­ты­лы­гы өчен 2009 ел­ның 1 ма­ен­нан бир­ле "ЖилЭ­нер­го­Сер­вис" ҖЧҖ оеш­ма­сы җа­вап би­рә. Лә­кин соң­гы ва­кыт­та урам­на­ры­ның ти­е­шен­чә як­тыр­тыл­ма­вы күп­ләр­не бор­чый тор­ган проб­ле­ма­га әй­лән­де. Әле­ге мәсь­лә бу­ен­ча ха­лык­тан шә­һәр баш­кар­ма ко­ми­те­ты­на 47 га­ри­за кер­гән, алар­ның 43е ин­де хәл ител­гән, ә өче­се бу­ен­ча әле эш тө­гәл­лән­мә­гән. Урам­на­ры­ның ки­чен ка­раң­гы­лык­ка тө­ре­неп уты­ру­ын шә­һәр баш­кар­ма ко­ми­те­ты җи­тәк­че­се ва­зый­фа­ла­рын баш­ка­ру­чы Рим Са­фиул­лин электр ли­ни­я­лә­рен алыш­ты­ру эш­лә­ре­нә бәй­ле аң­лат­ты.

Л.Зин­нә­то­ва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев