Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Йөз дә утыз беренче яз килде

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан аның иҗатын яратып, хөрмәтләп һәйкәле янына килүчеләр күп булды.

Билгеле булганча, шагыйрьнең тормыш юлы дөнья әдәбияты тарихында иң аянычлысы. Язмыш аны һәрьяклап сыный: ятимлек, ачлык, кимсетүләр. Габулла Тукай чын мәгънәсендә халык улы, татар халкының мактанычы, горурлыгы.

Алабуга муниципаль районы башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина кичәне ачып җибәрде:

- Бөек Тукай истәлеген мәңгеләштерү максатында, аның илебез һәм дөнья мәдәниятенә керткән зур өлешен исәпкә алып, 2014 елда без шәһәрдә Габдулла Тукайга һәйкәл куелуның дөньякүләм әһәмияткә ия булуын билгеләп уздык. Шагыйрь татар халкының йөрәгендә яши. Бала бишектән үк шагыйрьнең "Туган тел"ен, "Тәфтиләү"ен ишетеп үсә. 1 нче гимназия белән 1 нче мәктәп, 27 нче һәм 34 нче балалар бакчасының Тукай һәйкәле тирәсендә матурлау проекты игътибарга лаек булды. Геннадий Егорович әйтүенчә дә, алар тикъдим иткән әкияти сурәтләрне менә бу һәйкәл янында киләчәктә күрербез дигән өметтә калабыз.

Татар халкы горурланып, шагыйрьне безнең Тукай дип йөртә.

- Тукайның даһилеге бөтен дөньяга билгеле. Татарстанның атаклы шагыйре Сибать Хәкимов болай дигән: "Татар дөньясында Тукай кебек даһи, Тукай кебек шагыйрь гомердә дә булганы юк. Ул хәзер дә юк, якын киләчәктә бәлки булмас та". Аның шигырьләрен, әкиятләрен балаларга укысаң, көннәр буе тыңлап утыралар, - дип сөйләде Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең Алабуга бүлеге рәисе Рәфыйк Мәхмүдов.

Шагыйрә Гөлзадә Әхтәмова да Тукайга багышлап язылган шигырен кунакларга бүләк итте. Мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтте, укучылар шигырь сөйләде, Тукай әсәрләренә җырлар башкарды.

Бәйрәмгә 35 нче балалар бакчасыннан нәниләр дә килгән иде.

- Без логопед төркемнән, барлыгы 11 бала. Аларга Габдулла Тукайның һәйкәлен күрсәтергә алып килдек, беренче генә килүебез әле.Төркемебездә бик матур кичә үткәрдек, аннары балалар "Шүрәле" мультфилмын карадылар, - дип белдерде бакчада логопед булып эшләүче Люция Бикмөхәммәтова.

Үткәрелгән чаралар Габдулла Тукай иҗатының әһәмияте еллар үткән саен арта баруын күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев