Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үз бәхетен ул Камчаткада тапкан

Рамис һәм Наталья Абдуллаевлар - мөмкинлеге чикләнгән бала тәрбияләүче гаиләләрнең берсе. Алар бирешми, чөнки бергә барлык кыенлыкны да җиңүгә ышаналар.

Бу гаиләдә ике бала - 4 яшьлек Эльдар һәм бер яшьлек Джулиана. Малай аутизм белән авырый, һәм ата-ана бар көчен яраткан улларының сырхавын җиңүгә юнәлтә. Рамис һәм Наталья белән без Инвалидлар декадасы кысаларында алар өчен оештырылган гаилә фотосессиясендә очраштык. "Балачак дөньясы" бүлмәсеннән "Әнинең бәхетле ун мизгеле" дип аталган акция иде ул.
Бу чара матурлык салонында, маникюр осталары янында булу һәм фотосессияне үз эченә ала. Наталья белән кичә иртән шәһәр салоннарының берсендә очраштык. Балалар турында кайгыртып, аның үзенә бөтенләй дә вакыты җитми. Башта "элгәреге" фотога төшереп, без аны тәҗрибәле осталар кулына тапшырдык. Берничә сәгать буена Натальяга массаж, битенә төрле маскалар, аннан соң, чәчен матурлап, йөзенә макияж ясадылар. Үзен үзгәртер алдыннан нык дулкынланганга, төнлә керфек какмаган, шунлыктан массаж ясаганда йоклап та алдым, ди ул.
Наталья бик тыйнак хатын, үзен үзгәртү турында тәкъдимгә ул нык гаҗәпләнде.
- Шундый мөмкинлек килеп чыгуга мин бик шатмын. "Модный приговор"да ктнашу күптәнге хыялым иде - телеэкранда хатын-кызларның үзгәргәнен карарга яратам. Кайвакытта үзең турында онытасың бит. Мин үземә йомшарырга юл куймыйм, ияләнмәгән. Акциядә катнашырга ризалаштым, бу минем өчен чыннан да бәхетле мизгел. Хәзер гел формада буласым килә. Алга барыр өчен көч артуын тойдым, моңа кадәр хәлдән тайган идем, чынлап әйтәм, - дип шатланып туймый Наталья.
Матурлык салоныннан соң, фотограф Алиса Жабина Абдуллаевлар гаиләсе өчени фотосессия оештырды. Без аннан гади гаилә һәм инвалид бала тәрбияләүчеләрнеке арасында аерма бармы, дип кызыксындык.
- Минем өчен бар гаиләләр дә бертөсле. Алар шундый ук кешеләр, фотога төшкәндә башкалар кебек үк кичереш тоялар. Борчылмасыннар өчен, мин алар белән сөйләшәм. Сөйләшми булдыра алмыйм, үзем өч бала тәрбиялим, - дип елмая Алиса.
Фотосессия вакытында Наталья бөтен матурлыгын күрсәтте, озак кына шкафта эленеп торган, яраткан күлмәкләрен киде. Өстәвенә, тормыш иптәше бүләк иткән кайбер киемнәренең биркалары да алынмаган - ул аларны әле бер тапкыр да кимәгән.
Наталья һәм Рамисның очрашу тарихы бик кызыклы. Рамис үзе Бакудан (Әзербәйҗан), ләкин 30 ел Камчаткада эшләгән һәм яшәгән.
- Без Интернетта таныштык, башта языштык кына. Телефоннан сөйләшкәннән соң, бер-беребез өчен яратылуыбызны һәм бергә булырга кирәклеген аңладык. Мин Натальяга юлга акча салдым, һәм ул минем янга Камчаткага килде. Шуннан бирле биш ел узды, әмма кичә генә очрашкан кебек. Мәхәббәтебез сүрелми, ныгый гына. Камчаткада улыбыз Эльдар туды. Балабызның сәламәтлеге белән проблемалар башлангач, хатынымны Татарстанга кайтарып җибәрдем, чөнки биредә төрле реабилитация үзәкләре бар, Камчаткада андый ярдәм мөмкинлеге юк. Без ул вакытта икенче балабызны көтә идек, шуңа күрә Наталья Алабугага китәргә булды, кайткан уңайга аңа туганнары булышып торды. Бер еллап мин Камчаткада эшләдем, тик хатыным: "Барысын да ташла, безнең янга кайт, берүзем булдырмыйм", - дип шалтыраткач, уйлап та тормыйча, кайттым. Наталья - искиткеч, миңа башка берәү дә кирәкми. Мөгаен, мин гомерем буе аны эзләгәнмендер, - ди Рамис.
Натальяны салоннан соң күргәч:
- Ул минем болай да чибәр, әмма һәрвакыт яңа яктан ачыла. Дөрестән дә, хатын-кыз табышмак булырга тиеш, - дип хисләрен яшермәде.
- Минем ирем менә дигән! Улым тугач, арыган, тормыштан ваз кичкән кебек идем. Мине шатландырыр өчен, ирем күлмәкләр ала башлады - кичке, коктейль өчен. Ә мин: "Таба алсаң, яхшырак булыр". Ул шаккатты. Гомумән, мин аның белән горурланам. Улыбызның инвалид булуын белгәч, ташламады. Күп кенә ирләр китә бит. Рамис мине ничек яраткан булса, шулай ярата, бәлки, ныграктыр да әле. Хәзер, өйгә кайтып керүенә, балалар аның каршысына кулларын сузып йөгерә. Улыбыз бераз көнләшә, кызым киткәннән соң гына әтисенең муенына сарыла. Улым белән иптәшем арасында бәйләнеш бик көчле. Ул Камчаткадан кайтканда юл һәлакәтенә очраган. Бервакыт улым каты елый башлды, тик озакламый тынычланды. Иремә шалтыратып әйткәч, ул вакыт турында сорады. Улым нәкъ авария булган сәгатьтә көйсезләнгән икән, тойган диярсең. Бәхеткә, иптәшемә зыян килмәгән, - дип сөйли Наталья.
Декада барышында "Әнинең бәхетле ун мизгеле" акциясендә шундый гаиләләрдән 20 әни катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев