Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Закон таләпләрен бозганнар

Алабуга прокуратурасы тарафыннан 2019 елда коррупциягә каршы өлкәдә 23 закон бозу очрагы ачыкланган.

Сишәмбе көнне район башлыгы рәислегендә Алабуга муниципаль районы Советы бинасында Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясенең утырышы узды. Комиссия әгъзалары сәламәтлек саклау учреждениеләрендә коррупциячел хокук бозуларны кисәтү һәм профилактика чараларын гамәлгә ашыру, муниципаль бюджет учреждениеләрен тикшерү нәтиҗәләре турында фикер алышты, агымдагы елның 1 яртыеллыгында Алабуга районы Советына кергән гражданнарның шикаятьләренә һәм мөрәҗәгатьләренә анализ тыңлады.

Алабуга прокуратурасы тарафыннан 2019 елда коррупциягә каршы тору өлкәсендә 23 закон бозу очрагы ачыкланган.

− Тикшерү барышында “Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йорты” дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә өч кешене эшкә ялган урнаштыру фактлары билгеле булды, аларга 593 мең сум күләмендә хезмәт хакы исәпләнгән, − дип хәбәр итте Алабуга шәһәр прокуроры ярдәмчесе Алсу Сафина.

Нәтиҗәдә, Тикшерү комитеты әлеге учреждение директоры Елена Головановага карата РФ Җинаять Кодексының 285 маддәсендә (беренче өлеш) каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгаткан.

− Моннан тыш, Алабуга шәһәр прокуратурасы “Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йорты” дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе директоры тәкъдим иткән керемнәр, чыгымнар, милек характерындагы йөкләмәләр турындагы белешмәләрдә коррупциягә каршы көрәш турындагы закон таләпләрен бозу очрагын ачыклады, − дип өстәде Алсу Сафина.

Интернат-йорт директоры бу вазыйфасыннан азат ителде.

Геннадий Емельянов, әлеге хәлгә аңлатма биреп, җитәкчеләр нигә шундый афераларга бара, дигән сорау бирде, чөнки алар моны җәза тиешле закон бозу икәнлеген яхшы аңлый һәм ул − котылгысыз. Өстәвенә, “Олимп” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең элеккеге җитәкчесе Ирина Шумихина белән шау-шу кузгаткан очрак та онытылып өлгермәгән әле.

Контроль-хисап палатасы да кайбер җитешсезлекләрне ачыклады. 2019 елның гыйнвар-июнь айларында учреждение тарафыннан унбер тикшерү үткәрелгән, ачыкланган хокук бозуларның гомуми суммасы 32 миллион сум тәшкил итә. Контроль-хисап палатасы рәисе Вера Сазанова сүзләренә караганда, хокук бозуларның күбесе муниципаль милек белән идарә итү өлкәсенә туры килә. Шул рәвешле, агымдагы елның узган чорында бу мәсьәлә буенча Җир-милек палатасы белгечләре белән берлектә Яковлево, Лекарево, Мурзиха авыл җирлекләрендә тикшерү үткәрелде. Аларның һәркайсында хокук бозу очраклары теркәлгән.

− Авыл җирлекләрендә күчемсез милек белән нәтиҗәле идарә итү мәсьәләсе буенча тикшерүләр дәвам итәчәк, − дип билгеләп үтте Вера Сазанова.

2019 елның беренче яртыеллыгында Алабуга муниципаль районы Советына гражданнардан 456 мөрәҗәгать керде. Аларның күбесе төзекләндерү, аерым алганда − юлларны ремонтлау һәм тротуарларны, балалар һәм спорт мәйданчыкларын төзү, агачларны кисү, йорт яны территорияләрен төзекләндерү, кар чистарту мәсьәләләренә кагылышлы иде. Гражданнарны борчыган икенче тема – торак-коммуналь хуҗалык. Социаль темага 60 мөрәҗәгать теркәлгән − мәгариф, сәламәтлекне саклау, халыкны социаль яклау, эшкә алу һәм хезмәт хакы түләү.

− Хисап вакытында гражданнардан коррупция очраклары белән бәйле мөрәҗәгатьләр килмәде. Алабуга районы гражданнарының мөрәҗәгатьләре буенча, РФ һәм ТР Президенты хакимиятләреннән 171 йөкләмә җибәрелгән. Хисап чорында барлык 456 мөрәҗәгать контрольгә алынды, аларны карап тикшерү нәтиҗәләре турында мәгълүмат белән җаваплар бар. Урыннарга барып, 218 мөрәҗәгать тикшерелде, 199 мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәләре буенча уңай карарлар кабул ителде, − дип хәбәр итте Алабуга муниципаль районы Советының хатлар секторы мөдире Ирина Рослякова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев