Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үзеңә эшләү отышлымы?

Алабугада үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләр көннән-көн арта бара. Алар арасында автоэлектрик булып эшләүче Григорий Зубенко да бар.

Үзмәшгульлек – яңа салым режимы, ул эшләүчеләргә керемне легальләштерергә мөмкинлек бирә. Хәзер закон дүрт төбәктә: Татарстан, Мәскәү яны, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә гамәлдә. Үзмәшгульләр арасында күбесенчә – маникюр осталары, чәчтараш, торт пешерүчеләр һәм башкалар.

Салым өлкәсендә үзмәшгульләр өчен махсус “Минем салым” кушымтасы булдырылган – ул онлайн-кассаны алмаштыра, клиентларга чеклар алырга мөмкинлек бирә, керемне терки һәм салымның күләмен исәпләп чыгара.

Чит товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрне сатучылар, бәяләүчеләр, нотариуслар, адвокатлар, алкоголь һәм дару сатучылар үзмәшгуль була алмый.

Сездә Татарстан, Мәскәү яны, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре клиентлары булса; башлык һәм ялланган хезмәткәрләрегез булмаса; сезнең керемегез 2,4 миллион сумнан артмаса; офиста эшлисез, әмма үз товарларыгызны ялларда сатасыз икән – үзмәшгуль булырга мөмкин.

Григорий Зубенко үзмәшгуль булып бу елның 23 июлендә теркәлгән. Моңа кадәр ул машина йөртүче булып эшләгән.

 – Үз-үземә эшләү теләге күптәннән бар иде. Яраткан эшем белән шөгыльләнү – максатым булды. Башкаларга эшләп, минем күңелем яткан һөнәргә вакытым калмый иде, шуңа күрә даими эш урынымны калдырып, үз эшчәнлегемне үстерә башладым. Хәзер мин канәгать, клиентлар житәрлек, эшсез утырырга туры килми.

Хәзер исә ул үзмәшгуль статусын алып, беркемнән курыкмыйча эшли.

– Анда теркәлү өчен, бернинди салым органнарына һәм башка инстанцияләргә барып вакыт әрәм итәсе юк, аңа берничә минут җитә. Документлардан паспорт һәм кесә телефоны кирәк, – дип аңлатма бирде Григорий Зубенко.

Үзмәшгуль булуның уңай якларыннан, Григорий Витальевич түбәндәгеләрне атады:

- касса аппараты кирәкми, барлык чеклар да “Минем салым” кушымтасында формалаша;

- хисапчы ялларга кирәкми;

- өстәмә хисаплар, декларацияләр һәм башкалар алып барырга кирәк түгел.

- пенсия фондына акча күчерүләр юк;

- минималь салым ставкасы физик затлар белән эшләгәндә 4 процент һәм оешмалар белән эшләгәндә – 6 процент;

- моңа өстәп 10 мең сум күләмендә дәүләттән бонус та алырга була.

Үзмәшгульләрнең сорауларына барлык җавапны да tvoedelo.pro сайтыннан белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев