Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зоопаркта кемнәр яши?

Зоопаркка соңгы тапкыр җиде яшьләр чамасында барганмындыр, мөгаен. Анысын да тартып-сузып кына "зоопарк" дип атарга була, чөнки андагы хайваннардан мин төлке, куян һәм бүрене генә хәтерлим.

Бервакыт ахирәтем белән институтта соңгы дәрестә үзебезгә шөгыль таптык: чиратлашып кәгазь битенә хайваннарны төшерә башладык. Ни кызык, филне ясый башлагач, һич тә бер фикергә килә алмыйча бәхәсләштек, филнең койрыгы озынмы-юкмы дип озак кына баш ваттык. Төп хайваннарның да тышкы кыяфәтен оныта башлагач, үз күзләрем белән күрим дип, дуслар белән якындагы Удмурт республикасындагы зоопаркка барырга ниятләдек. Ул Рәсәйнең иң яхшы зоопарклары рәтенә керә.

Юлны белмәсәк тә, "Аллага шөкер, 21 нче гасыр, навигатор бар", - дип куандык. Тик Алабугадан чыгу белән 100 метр саен навигатордагы хатын "сулга борылыгыз" дип торгач, куаныч хисләре әкрен генә юкка чыга башлады. Әле ярый машинада карта бар иде. Ижауга барып җиткәнче юл буйлап урнашкан Чумойтло, Ятцазшур кебек шәһәр күрсәткечләре белән танышып вакыт тиз узды.

Һәм, ниһаять, без зоопаркта. Зоопаркка керү белән үзеңне башка дөньяга эләккән кебек хис итәсең. Андагы зур мәйданда урнашкан агач шәһәрчек шаккаттыра! Зоопаркта төрле кошлар (тавыктан алып страуска кадәр), бүре, төлке, куян, тиен, ак һәм көрән аю, арыслан, юлбарыс, болан, лама һәм башка хайваннар күп. Хәтта "Маймыллар дөньясы" дигән аерым ябык павильон да бар. Анда 7 төр маймылның 48 заты көн күрә. Ижау зоопаркында иң кечкенә маймыллар (краснорукие тамарины) яши: авырлыклары 1 килограмм, буйлары 30 сантиметрга кадәр. Кечкенә булуларына карамастан, әни маймыл үзенең нәниен аркасына салып ботактан-ботакка сикерә. Маймылларның кыланмышын күзәтү үзе гаҗәп бер нәрсә, чөнки алар кешене хәтерләтә. Читлектә утыручы шимпанзе маймылы үзенең моңсу күзләре белән күңелемә кереп калды. Ул бер дә хәрәкәтләнмичә бер ноктага озак кына карап утырды, аннары, гомумән, күзләрен аяклары белән каплады. Маймылларны әйбәт ашаталар, читлектә алмалар, бананнар күренә иде. Маймылның моңсулануының сәбәбе бәлки ирек юклыгында, ә бәлки хайваннар да безнең кебек депрессиядән интегүдәдер. Ә менә тиен, киресенчә, "Редбулл" эчкән шикелле кылана.

Нәкъ менә зоопаркка баргач кына, мин нигә кешегә "козел" диеп әйтүләрен аңладым. Зоопаркка килгән ханым кызына ипи тоттырып вольерда булган барлык кәҗә-бәрәннәренә берәр кисәк ипи ашатасы иде. Тик алар кәҗә тәкәсен исәпкә алмаганнар. Кәҗә барысын да мөгезе белән сөзеп, үзе генә бөтен икмәкне ашап барды, ә инде ипи беткәч, әллә нинди әшәке тавышлар чыгарып дулый һәм килүчеләрне сөзә башлады. Әле ярый зоопаркта читлек бар.

Зоопарк һәр кешенең күңеленә хуш килер, хәтта бик нәзберек кешенең дә. Зоопаркта урамдагы вольерлардан башка аерым аквариум күргәзмәсе, попугайлар, экзотик хайваннар (анда крокодилны күрә аласыз) павильоннары да бар.

Нәтиҗәдә: кызыклы яллар, уңай эмоцияләр, йөзләп фоторәсем, тешләнгән бармак (бала булмасам да, нигәдер каз читлегенә бармагымны тыктым), берничә зоологик ачышы. Әлбәттә, бу үз-үзең өчен генә ачыш, ләкин барыбер бик кызык.

Зилә АЛИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250