Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зур йортның шәп хуҗабикәсе

Рузилә Мирсәет кызы — аралашу рәхәт булган җитәкчеләрнең берсе.

Дистә ярым елдан артык Рузилә Һадиуллина агрофирма белән җитәкчелек итә, һәм биредә, яхшы хуҗабикә йортындагы кебек, камил тәртип: һәрнәрсә үз урынында.

Әле генә, 12 августта, 70 еллык гомер бәйрәмен билгеләп үткән Рузилә Мирсәет кызының авыл хуҗалыгындагы эш стажы 42 елга тула. Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач ук башлаган хезмәте өчен бирелгән бүләкләр арасында АМР башлыгының ун мактау грамотасы, ике Рәхмәт хаты, ТР Авыл хуҗалыгы минитрлыгыннан мактау грамотасы бар, ул «ТР авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре» исеменә, «Фидакарь хезмәт өчен» медаленә ия. Шушы көннәрдә генә боларга тагын Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан мактау грамотасы өстәлде. 

Аны тапшыру алдыннан әйтелгән тасвирнамәдә Алабуга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илгиз Салихов өлешчә болай билгеләп үтә: «Һадиуллина Рузилә Мирсәет кызы «Яшь көч» агрофирмасы җитәкчесе булган вакыт эчендә, аның максатчан эшчәнлеге, оештыру сәләте, коллективта эшчән мохит булдыра белүе, алдагы юнәлешне күрүе аркасында авыл хуҗалыгы җитештерүендә әһәмиятле уңышларга ирешелде. «Яшь көч» агрофирмасы нык, даими үсә торган һәм алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиесенә әверелде. Аның җитәкчелегендә коллектив заманча авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерү буенча программаны уңышлы тормышка ашыра. Рузилә Мирсәет кызы — коллективны куелган максатка этәрергә сәләтле яхшы җитәкче, үз эшен югары дәрәҗәдә оештыра белүче, Алабуга районы һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре алдында лаеклы абруй казанды».

Ул узган еллар белән горурланырлык, янәшәсендә — тугры дуслары һәм хезмәттәшләре, менә дигән балалары һәм оныклары, Рузилә Мирсәет кызына Татар Дөм-Дөмендә генә түгел, бөтен районда игелекле эз калдырган тормыш иптәше Әмир Гыйльмулла улыннан (истәлеге якты булсын) мирас итеп алынган лаеклы хезмәте.

Аның ул чагында колхоз булган «Яшь көч» белән идарә итүен хәтерлим, Рузилә икътисадчы иде, газетага теләсә кайсы мәгълүматны һәрвакыт бирергә әзер шәп хезмәткәр. Татарстанның башка районыннан килгән Һадиуллиннар тиз арада авылда үз кешегә әйләнеп, бер-ике елдан аларны читтән килгән дип санаучы да аз булды, хәзер исә бу турыда бөтенләй оныттылар.

Һаман гүзәл бу хатын-кыз белән очрашкан саен, мин аның бетмәс-төкәнмәс көченә сокланам, ул күтәренке күңелле, үз янында булган һәркемне аңлый белә. Өстәвенә, көнләштерерлек итеп киенә, аның эш урыны да бик күркәм, кыю рәвештә заманча офис дип атап булырлык. Шуны гына әйтү дә җитә, бирегә килүчеләргә матур гына ... башмаклар кияргә тәкъдим итәләр. Сезнең кайсы колхоз конторасында шундыйны күргәнегез бар? «Яңа Юраш» агрофирмасында булса гына инде, ләкин Татар Дөм-Дөмендә офис «хатын-кызныкы», һәм аның хуҗабикәсе дә заманына күрә, аның күңеле һәркемгә ачык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев