Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Капремонт өчен түләү арта

Капиталь ремонт өчен ай саен түләү күләме ике тапкыр арта.

Узган атнада Россия Дәүләт Думасы тарафыннан беренче укылышта кабул ителгән закон проекты әнә шуны күздә тота. Документ авторлары фикеренчә, әлеге сумма 1 квадрат метр мәйдан өчен 10 сумны тәшкил итәргә тиеш. Бүген капиталь ремонт өчен түләү мәсьәләсе фатир хуҗаларының үз ихтыярына тапшырылган: аны түләү-түләмәү хакындагы карар торак хуҗалары җыелышында кабул ителә, дип яза республика газеталары.

Тик менә без ике елдан артык инде ул түләүләрне башкарып киләбез, бездән аны сорап торган кеше булмады. Кәгазьгә язылган - түлә. Җыелыш җыеп интекмәде идарәче компанияләр. Хәер, халык үзе дә андый җыелышларга йөрергә атлыгып тормый. Һәрнәрсәне сүзсез генә йотарга өйрәнгән халыкны "саварга" да җиңелрәк шул.

Шулай итеп, торакны капиталь төзекләндерү тулысынча халык җилкәсенә төшәчәк. Анысы да монысы, капремонт өчен җыелган акчалар тагын кем кесәсенә күчәр? Алар юкка чыкмас дип, хәзер берәү дә ышанып әйтә алмый, чөнки алабугалылар үзләре үк ике дистә миллионнан артык акчаның җилгә очу шаһитлары булды

Аракы бәясе дә артачак

Быелның 1 июленнән иң арзан ярты литрлы аракы шешәсе бәясе 125 сум торачак. Бу хакта "Росалкогольрегулирование" идарәсе хәбәр итә. Хәзер исә иң арзан "акбаш"ны 98 сумга сатып алырга мөмкин. Аракыны күпләп сатып алучыларга ярты литрлы бер аракы шешәсе 109 сумга төшәчәк. Ә җитештерүчеләрнең иң арзан бәясе 99 сум торачак. Киләсе елда исә иң арзан ярты литрлы аракы бәясе 190 сумга җитәчәк, дип кисәтә белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев