Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга шәһәрендә, көчләнеп, чокырга ташланган 8 яшьлек кызны Казанга күчерделәр

Дәвалауга республиканың барлык әйдәп баручы табиблары кушылган.

Кичә көндезге сәгать унберләр тирәсендә 4 нче гимназиядән ерак түгел чокырда 8 яшьлек кыз табыла. Кызны үзе укыган гимназия укучылары күреп ала. "Аның табан аслары агарган һәм куллары каралган иде", - диләр укучылар. Физкультура укытучысы белән алар кызны мәктәпкә алып киләләр. Кызның аяклары һәм куллары өшегән, тәнендә кыйнау эзләре була. Баланы Алабуга үзәк район хастаханәсенең реанимация бүлегенә аңсыз хәлдә китерәләр. Гадәттән тыш вакыйга турында хәбәр Алабуга эчке эшләр бүлегенә 11 сәгать 46 минутта килеп ирешә. Полициянең барлык шәхси составы тревога буенча сафка баса. Алабугада ТРның Эчке эшләр министрлыгының Тикшерү комитеты һәм аппараты эшли. Оператив-тикшерү эшләре барышында кызга карата сексуаль характердагы көч кулланган булуы ачыкланган.

Бу факт буенча, РФ Җинаять Кодексының 131 нче маддәсенең 4 нче часте (14 яше тулмаган үсмерне көчләү) буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта РФ Тикшерү Комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Хәзерге вакытта әлеге җинаятькә кагылышы булган һәркем тикшерелә. Җинаятьчене ачыкларга ярдәм итүче мәгълүматы булган һәркемне полициягә 02 яки 7-82-82 телефоны аша хәбәр итүләрен үтенәбез.

Зыян күргән кыз күп балалы гаиләдән. Гаиләдә алты бала, шуларның икесе тәрбиягә алынган. Кызның гаиләсе шәхси секторда үз йортлары белән яши. Алар яхшы гаилә булып исәпләнә, кызның әнисе хуҗабикә, ә әтисе каравылчы булып эшли.

Хәзер барлык нечкәлекләрне ачыклауга, җинаять кылуда шикләнелүчене тоткарлауга юнәлдерелгән оператив-эзләү һәм тикшерү гамәлләре үткәрелә. Күрше шәһәрләрдә яшәүче волонтерлар Алабугага килергә теләк белдергән, әмма аларның ярдәме әлегә таләп ителми, диләр тикшерүчеләр.

Барлык дәвалау һәм диагностика чаралары - Татарстан Сәламәтлек саклау министрының шәхси контролендә. Кызның хәлен район башлыгы Геннадий Емельянов һәм Тикшерү комитеты җитәкчелеге хастаханәгә килеп белеште.

Кичкә таба кыз аңына килде һәм табибларның иң гади сорауларына җавап та бирә алды. Аның кан басымы һәм тән температурасы нормаль хәлгә килгән.

Бүген шәһәр мәктәпләрендә укучылар белән профилактик әңгәмәләр үткәрелә. Мәктәпкә ерактан килүчеләр аерым контрольгә алынды. Бәлки, моннан түбән аларны мәктәпкә һәм мәктәптән соң волонтерлар озатып йөрер, дигән фикер әйтелә.

Фәридә ӘСКӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев