Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

2017 ел – Утлы Әтәч елы якынлаша

Без Алабугалыларга "Яңа ел бәйрәменә якыннарыгызга нинди бүләк әзерлисез һәм үзегез нәрсәне шатланып кабул итәр идегез?" дигән сораулар белән мөрәҗәгать иттек.

Лидия Пономаренко:
- Әлбәттә, әзерлим - оныгыма, оныкчыкларыма, кызым һәм киявемә, улым һәм киленемә, барысына да. Кирәкле әйбер булсын, мәсәлән, мин үзем сувенирларны яратмыйм.
Дагир Хәмидуллин:
- 4 яшьлек оныгыма "LEGO" конструкторы алырга җыенам, шуны сорады. Тормыш иптәшемә яхшы куртка бүләк итеп өлгердем инде. Үзем берни дә көтмим.
Татьяна Харитонова:
- Балаларга тәм-том, уенчыклар. Калганнарга шампунь, гель кебек һәрвакыт кирәкле әйбер, ә әбиләргә тәмле конфетлар җыям. Тәм-томнан үзем дә баш тартмас идем.
Алина Суванова:
- Якыннарыма баллы бүләкләр генә әзерлим. Барыбыз өчен дә сәламәтлек һәм бәхет телим.
Надежда һәм Владимир Ермаковлар:
- Оныкларыбызга тәм-том әзерлибез, биш оныгыбыз бар. Үзебезгә, сәламәтлек булса, әниләр исән булса, берни кирәкми.
Максим Голов:
- Дусларыма, якыннарыма бүләк әзерлим. Кечкенә энеләремә баллы күчтәнәчләр бирәчәкмен, әти-әни, әби-бабайга бүләкне үз кулым белән ясарга телим.
Мария Тимашева:
- Кызыма декабрь башында ук инде зур курчак алып куйдым, әле тапшырмадым, сюрприз ясарга җыенам. Ә үзем шатланып җылы колготки һәм матур носкилар кабул итеп алыр идем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев