Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

50 яшь – әле ул егет чак

Изгелек ул Идел кебек олы, Изгелек ул Кояш кебек җылы, Изгелек ул мәхәббәттәй сылу, Мең сырхауга дәва - бер изгелек кылу. Изгелекне алып-биреп булмый, Изгелекне чәчеп-урып булмый, Изгелек ул - җирдә яшәү көче, Тоя аны игелекле кеше.

Бу шигъри юлларда зур хаклык бар. Әйе, игелекле һөнәр ияләре күп. Ә менә һәммәбез өчен иң кадерле нәрсә - сәламәтлегебез какшап китсә, беренче ярдәмгә килүче табиб, билгеле. Сүзем Морт участок хастаханәсен җитәкләүче терапевт-табиб Мулланур Гариф улы Ганиев турында. Авыл хастаханәсендә эшләүче табибларның эше шәһәрдә хезмәт күрсәтүче табибларга караганда күпкә җаваплы, катлаулы, чөнки аларга төрле юнәлештәге авырулар белән эшләргә туры килә. Ә бу табибның үз эшендә чын профессионал булуын таләп итә.

28 ел эш тәҗрибәсе булган тирән белемле, үз эшенең остасы, игътибарлы, гади, медицина өлкәсендәге яңалыклар белән һәрдаим танышып торучы Мулланур Гарифович - районда иң дәрәҗәле терапевт-табиб. Шушы ук сүзләрне анда дәваланып сәламәтләнгән һәркем әйтер иде. Синең белән иренмичә, җайлап сөйләшер, тирәнтен тикшереп, дөрес диагноз куяр, тиешле дәвалау чараларын билгеләр. Алай гына да түгел, дәвалау барышында аның вакытында һәм төгәл башкарылуын күзәтергә, авыруның хәлен сорашып торырга да вакытын табар. Артык борчылуыңны сизсә, өмет-ышаныч уятырлык сүзләрен дә таба белә. Баш табиб, кешеләрне дәвалау белән бергә, хастаханәнең тулы тормыш белән яшәешен тәэмин итүче, башкаларны үз артыннан ияртүче һәм алар өчен дә җаваплы зат бит ул. Мулланур Гарифович белән озак еллар иңгә-иң сәламәтлек сагында хезмәт итүче тәҗрибәле терапевт Насих Салихович Галәлетдинов, шәфкать туташлары, гомумән, авыруларга хезмәт күрсәтүче һәркем - аның якын ярдәмчеләре.

Мулланур Гарифович! Сезнең гомер бәйрәмегез - Сезгә 50 яшь!

Азмы бу, күпме? Авылдашларыңның, хезмәттәшләреңнең, туганнарыңның йөзе кызармаслык итеп үтелгәнме бу юл? Эшен яратучы, тормышыннан ямь табучы, кеше сәламәтлеген кайгыртучы табибның "әйе" дип әйтергә тулы хокукы бар. Шул кешеләрнең чын йөрәктән чыккан рәхмәт сүзләрен, иң изге теләкләрен ишетеп яшәү - үзе бәхет түгелмени!

Мулланур Гарифович! Гаилә дигән парлы йортыгыз матур булсын. Сабыр холыклы, тырыш, ачык йөзле Фәридә белән эштә дә, гаиләдә дә бер-берегезгә терәк, бер-берегезгә кирәк булып яшисез. Быел мәктәпне тәмамларга әзерләнүче, гел "5"ле билгеләренә генә укучы кызыгыз Лилия - сезнең зур куанычыгыз, өметегез. Аның да өмет-хыяллары тормышка ашсын. Гөрләп бара торган тормышыгызда гаилә бәхете, сәламәтлек юлдаш булсын, тигез гомер насыйп әйләсен. Файдалы хезмәтегез алдагы тормышыгызда кешеләргә куаныч китереп, яшәргә дәрт өстәсен.

50 яшь әле ул - егет чак! Ул гомерегезнең җәе генә, әле аның көзе дә, кышы да, язы да булсын.

Альфира Әхтәмова

Морт авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев