Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуга укучылары: киләчәк – роботлар белән булачак

Россиянең WorldSkills Чемпионаты төбәк сынауларын Казанда үткәрделәр. Аның кысаларында узган JuniorSkills ярышларында безнең шәһәрнең мәктәп укучылары да катнашты.

"Мобиль робототехника" компетенциясендә бездән ике команда: 9нчы мәктәп укытучысы Ольга Ямаева җитәкчелегендә - Максим Мөхәмәтдинов белән Даниил Дягилев һәм Балалар техник иҗат үзәге мөгаллиме Александр Минкин әзерләгән Ришат Кәримов белән Егор Савенков чыгыш ясады. Балалар барысы да 9нчы мәктәптә укый.

− Без Lego Mindstorms файдаланып, ике ел инде роботлар җыю белән шөгыльләнәбез, Ришат - дүрт елдан да артык. Барысы да гади кызыксынудан башланып китте. Хәзер махсус программалар эшләргә өйрәндек, − ди алар.

Алар әйтүенә караганда, ярышларда роботны төзергә һәм аның билгеле бер биремнәр үтәвенә ирешергә кирәк булган.

− Моның өчен программа төзергә тиеш булдык. Ярыш көнендә безнеке көйсезләнде, − ди Ришат Кәримов. - Максим һәм Даниилның бары да яхшы килеп чыкты.

Укучыларга 11-12 яшь кенә булуына карамастан, алар программаны зурлар кебек төзи.

− Җиңел программа язу, мәсәлән роботның туры юлдан йөрүен, ярты я бер сәгать вакыт ала, ә берәр предмет аласы булганда - ике атна.

Алар киләчәк роботлар белән бәйле дип ышана, чөнки бүгенге тормышта ук күп кенә эш роботлар тарафыннан башкарыла.

− Безгә Терминатор ошый, шуңа күрә үзебезнекен җыясыбыз килә, ул картларга һәм инвалидларга булышыр иде, − ди Даниил һәм Максим.

Ришат белән Егор кешегә охшаган робот ясарга хыяллана.

− Без бар суставлары да булган кеше кулын җыйдык, әлегә детальләр җитеп бетми, − дип көрсенә алар, әмма ниятләрен ташламаячаклар.

Атна буе барган JuniorSkills ярышларында алабугалылар яхшы нәтиҗә күрсәтте: Максим белән Даниил 2нче, Ришат белән Егор - 3нче урын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев