Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугада Хәтер мемориалындагы 265 яранны урлаганнар

Намуссызлар чәчәкләрне казып алуын дәвам итә.

Быел Алабуга чәчәк композицияләре белән бизәлде, моңа халык бик куанды. Тик, кызганычка каршы, кайберәүләр бу композицияләргә карап кына калмыйча, аларны казып алырга да ярый, дип саный. Хәтер мемориалында үсүче 265 төп яранны казып алганнар. Мондый мәгълүмат шәһәр хуҗалыгы буенча киңәшмәдә яңгырады. Әйтергә кирәк, бу мондый караклыкның беренче генә очрагы түгел инде. Чәчәкләрне шәһәр Мәдәният йорты янында, Меңьеллык һәм Тукай урамнарында казып алганнар иде.

Алабугалыларга мөрәҗәгать итеп, аларны бу матурлыкны сакларга өндисе килә. Чәчәкләрне өзмәгез, үссен, чәчәк атсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев