Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугалылар җәмәгать транспортында карта белән түли алачак

Быелдан башлап “социаль юл йөрү билетлары” төшенчәсе юкка чыкты. Аларга алмашка транспорт карталары килде. Яңа система ничек эшли һәм алабугалылар аның турында нәрсә уйлый?

Әлеге сорауларга җавап алу өчен, хәбәрчебез шәһәр маршрутларының берсендә йөреп чыкты.

Көндезге сәгатьләр. Тәҗрибәнең чисталыгы өчен Нефтьчеләр проспекты буенча йөрүче иң популяр маршрутларның берсен – 9нчы номерны сайладык. Машина йөртүчедән яңалык турында нәрсә уйлыйсыз, дип кызыксынабыз.

– Хәзер мин пассажирларым арасында күпме ташламалы кеше булуын төгәл әйтә алам. Мәсәлән, валидатор (валидатор – документларны, юл билетларын, җәмәгать транспортында пропускларны күрсәтү һәм тикшерү өчен билгеләнгән электрон җайланма. – Авт.иск.) бүген ташламадан файдаланучы 18 кеше йөрткәнемне күрсәтә. Уңайлы, – ди маршрут автобусы йөртүчесе Булат Әминов.

Транспорт карталарының уңайлы булуын пассажирларның берсе, урта мәктәп укучысы Илназ Закиров та раслады.

– Мин көн саен автобус белән мәктәпкә йөрим. Әни миңа транспорт картасын рәсмиләштерде. Миңа ошый, кесәдә вак акча да йөртмәскә мөмкин.

Ташламага ия булучыларны йөрткәнне санау мөмкинлеге махсус тудырылган, дип аңлаттылар шәһәр башкарма комитетында. Киләсе айда пассажир ташучыларга ташламалы пассажирлар йөрткән өчен керем югалтуны компенсацияләргә тиешләр.

Сүз уңаенда, бу көннәрдә бернинди ташламалары булмаган гади алабугалылар да моны сынап караган. Чөнки валидаторлар ярдәмендә юл билеты хакын гади банк картасы аша түләргә мөмкин.

Бүгенге көндә 50 маршрут автобусының 4се генә валидаторлар белән җиһазландырылмаган. Әмма бу җитешсезлек якын арада бетерелергә тиеш.

Алабуга халыкны социаль яклау идарәсе мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә 575 ташламалага ия булучы кеше транспорт карталарын рәсмиләштергән. Яңадан рәсмиләштерү процессы дәвам итә. Дөрес, социаль яклау белгечләренә бүген мөрәҗәгать итүчеләр ташламалы юл йөрү билетларыннан февраль аенда гына файдалана алачак. Чөнки бушлай йөрү хокукы бирә торган пластик картаны рәсмиләштерүгә ким дигәндә ике атна вакыт таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев