Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабугалылар үз ишегалларын ничек күрергә тели?

Атна башында “Безнең ишегалды” проекты кысаларында Нефтьчеләр проспекты буенча урнашкан 13нче йорт ишегалдында якын-тирәдә урнашкан йортларда яшәүчеләр белән очрашу үтте.

Исегезгә төшерәбез, ишегалды территорияләрен яңарту буенча яңа республика программасын эшләү инициативасы белән ТР Дәүләт Советы депутатлары – “Бердәм Россия” партия фракциясе әгъзалары чыгыш ясаган иде. Халык белән очрашулар – әзерлек этабы, аның барышында гражданнарның теләкләре җыела һәм системалаштырыла. Алга таба алар, тиешле ишегалды территорияләрен төзекләндерү проектларын эшләү өчен, төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына тапшырыла.

Алабугада проектта катнашу өчен 17 ишегалды сайлап алынган. Шуларның берсе – Нефтьчеләр проспекты буенча урнашкан 13нче йорт ишегалды. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, биредә 18 подъезд, 279 фатир бар, димәк, биредә яшәүчеләр аз түгел. Хәзерге вакытта йортта капиталь ремонт дәвам итә, аерым алганда, фасадны яңарту буенча эшләр алып барыла. Йорт 1987 елда төзелгән.

Әлеге йортта яшәүчеләр белән очрашуны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова үткәрде.

− Ишегалларын төзекләндерү буенча халыкның теләкләре вакытлар узу белән үзгәрә. Мәсәлән, бу – ишегалларында күп машиналар барлыкка килү белән бәйле, һәм еш кына машиналарны кую урыннары җитмәү уңаеннан шикаятьләр килә. “Безнең ишегалды” проекты юлны киңәйтү, парковкалар төзү, балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштыру, чүп-чар өчен контейнер урыннарын карау, яктырту, яшелләндерү эшләрен күз алдында тота. Хәзер безгә якын-тирәдә урнашкан йортларда яшәүчеләрнең фикерләрен һәм теләкләрен тупларга кирәк, шуның нигезендә программа  формалашачак. 2020 елның мартында ул эшли башлаячак, − дип сөйләде Людмила Рыбакова.

Очрашуда шулай ук шәһәр башкарма комитетлары җитәкчеләре, ТИБ (Техник инвентаризация бюросы), идарәче компания вәкилләре катнашты. Фикер алышу барышында йортта яшәүчеләр ишегалдын төзекләндерү буенча үз теләкләрен җиткерделәр, алар алдан әзерләп куелган махсус картада чагылыш тапты.

− Безнең идарәче компания, шәһәр белән берлектә, берничә яңа уен элементларын урнаштырды, искеләренең бер өлеше кулланылыштан алынды инде. Яз көне без территорияне карап чыктык һәм бу эшләрне планлаштырдык. Ишегалдында иң актуаль мәсьәләләрнең берсе – арка астындагы юлны ремонтлау һәм машиналар кую урынын киңәйтү, − ди 6нчы ТОС рәисе Сания Шәмсетдинова.

Әгәр башта ишегалдында яшәүчеләр, алар арасында яшь әниләр, өлкән яшьтәгеләр, урта яшьтәге ир-атлар һәм хатын-кызлар бар иде, үз фикерләрен ярты тавыш белән генә әйтсәләр, берничә минуттан соң шәһәр һәм район җитәкчеләре белән сөйләшү актив һәм җанлы булды. Машина кую урыннарын киңәйтергә, шул исәптән тротуарларны яңартырга, спорт элементларын һәм балалар мәйданчыгында эскәмияләр урнаштырырга кирәк – мондый теләкләр төрле яктан ишетелә башлады.

– Балалар мәйданчыгын зур булмаган койма белән әйләндереп алырга кирәк, чөнки көзен һәм язын монда машиналар куялар. Балалар иминлеге өчен ясалма тигезсезлек урнаштырырга кирәк, − диде алабугалыларның берсе.

– Яшелләндерү да таләп ителә. Мин монда 20 еллап яшим, бу вакыт эчендә бер генә агач та утыртылмады, – дип билгеләп үтте башка бер ханым.

− Иске тимер тауны заманча пластикка һәм комлык өстендәге “гөмбәчек” не алыштырырга кирәк, − дип өстәде яшь әни.

Бу теләкләрнең барысы да теркәлде.

Билгеләп үтик, биш ел эчендә Татарстанда республиканың барлык шәһәр һәм район үзәкләрендә күпфатирлы йортларның ишегалларын ремонтлау планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев