Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Алтын” балык

Район башлыгы Геннадий Емельянов янына шәхси сораулар буенча килүче гражданнар ике мәсьәлә күтәрде.

Мөрәҗәгать итүчеләрнең берсе – Маннур Нигъмәтҗанов. Ул балык үрчетү өчен буа ясарга тели. Проект буенча 100×150 үлчәмле өлешендә маймычлар һәм  110×170 үлчәмлесендә – товар балык булыр дип күздә тотыла.

Район башлыгы фермердан янәшәдә бернинди елга да булмаган ялан кырда сулык ясауның мәгънәсе нидә дип кызыксынды.  

− Суны суырткыч белән Тоймадан кудырачакмын, ул ерак түгел генә ага, − дип җавап бирде Нигъмәтҗанов.

Бу бит “алтын” балык булачак. Беркайчан да дым күрмәгән җирне ни рәвешле тутырып булуы миңа аңлашылмый. Барлык су комга сеңәчәк, – Геннадий Емельянов эшмәкәрнең ниятләре хак булуга шикләнде, чөнки элегрәк аның ком сатуы турында мәгълүмәт булган иде.

− Мин аны вакытлыча саклауга чыгарам, − дип раслый эшмәкәр.

− Законда һәр милек иясе үз ихтыяҗларына кишәрлегеннән җир алырга хаклы дип язылган, тик сезнең киресенчә килеп чыга. Ком сатудан соң, сез проектны ташлаячаксыз, ә безнең районда тагын бер карьер барлыкка киләчәк, − район башлыгының фикере шундый.

Эшмәкәр үз сүзеннән китмәгәнгә, Геннадий Емельянов аңа проектны эшләп җиткерергә һәм югарырак – ТР экология һәм табигый ресурслар министрына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев