Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Бала күңеленә ачкыч – ата-аналарның игътибары”

Майның соңгы көнендә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек хезмәткәрләре билгеләп үтә.

Алар эшенең төп максаты — яшүсмерләр арасында җинаятьләр кылуга юл куймау. ПДН хезмәткәрләренең һәр көннәре минутлап язылган — профилактик учетта торучы гаиләләрнең хәлен белешергә, проблемалы мәктәп укучылары белән профилактик әңгәмәләр үткәрергә, документларны тәртипкә китерергә кирәк. Еш кына ПДН инспекторларына профилактик исәптә тормаган ата-аналар да ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторларның эшләре турында ПДН өлкән инспекторы Эльвира Алабужева сөйләде.

— Эльвира Вәгыйзовна, Сез бу хезмәткә ничек килеп эләктегез һәм ни өчен нәкъ менә аны сайладыгыз?

— Бирегә 2005 елда, милиция мәктәбендә укып чыканнан соң ук эләктем, шушында ук калырга да хәл иттем. Миңа үз эшем ошый, чөнки балалар белән аралашырга яратам. ПДН инспекторы — полицейский гына түгел, ә педагог һәм психолог та әле ул. Безгә балалар белән генә түгел, аларның әти-әниләренә белән дә яхшы мөнәсәбәт урнаштыра белергә кирәк.

— Эшегезнең төп катлаулылыгы нидә?

— Өлкәннәр һәрвакытта да үз балаларын ишетми. Моны ата-аналарга җиткерү авыр. Кайчагында балалар административ хокук бозуларны үзләренә игътибар җәлеп итәргә теләүләре аркасында кыла. Бу очракта без ата-аналарга контрольне көчәйтергә кирәклеген әйтәбез.

— Сезнең карамакта һәрвакытта да имин булмаган һәм асоциаль гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар гына буламы?

— Юк, бу миф. Тәҗрибә шуны күрсәтә: җитеш гаиләләрдәге балалар да еш кына проблемалы була. Әмма анда башка сәбәп — алар хокук бозуларны ни дә булса җитмәгәне аркасында түгел, ә киресенчә, артык узындырылган булганга күрә, үзләренә бик күп нәрсәнең җиңел генә бирелгәнлеге аркасында кыла. Бу очракта, гадәттә, проблемалар 14-15 яшьләрдә башлана. Нәкъ менә шул вакытта ата-аналар безгә мөрәҗәгать итә. Минем фикерем — балаларга күбрәк акча түгел, ә вакыт сарыф итәргә кирәк. Игътибар — бала күңеленә төп ачкыч, һәм моны аңа әти-әнисе генә бирә ала.

— Яшь хокук бозучыларның күп өлеше — малайлар икәне дөресме?

— Бу да дөреслеккә туры килеп бетми. Кызлар арасында да, кызганыч, хокук бозучылар аз түгел. Якынча 14-18 яшьлекләр. Ә менә малайларның проблемалары иртәрәк, 12 яшьләрдән башлана. Тик шулай да, һәр бала белән дустанә мөнәсәбәт урнаштыру мөмкин дип саныйм. Хәер, аларны башта ук билгеле бер кысаларда тәрбияләү яхшырак булыр иде.

— Сезнең тәҗрибәгездән нинди очрак аеруча исегездә калды?

— Ул вакытта мин ПДНга эшкә килгән генә идем. Ул чакта өлкән инспектор, ә хәзерге вакытта балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге начальнигы Марина Рожина белән бергә без асоциаль тормыш рәвеше алып баручы хатын-кыздан яңа туган баланы алырга киттек. Моңа кадәр безнең бүлеккә инде күп тапкырлар бу хатынның эчүе һәм начар тормыш рәвеше алып баруы турында хәбәрләр килгән иде. Без аның янына килдек, ә бала анда юк, кая икәнен дә аңлата алмый. Үзе исерек, аягында көч-хәл белән генә басып тора. Без хезмәттәшем белән яңа туган сабыйны көчкә эзләп таптык, ул хатын аны берничә кат юрганга төреп, өстеннән мендәрләр белән каплап куйган. Бала ничек тончыкмаган дип гаҗәпләнәсе генә кала! Барысын да бүгенгедәй хәтерлим.

— Ни өчен нәкъ менә шул очрак хәтерегездә калган?

— Шул чакта моңа кадәр тормышка «ал» күзлек аша каравымны, аналарның шундый да була алуын аңладым.

— Балигъ булмаганнар белән бәйле проблемалар ничек хәл ителә?

— Кайчагында теге яки бу проблеманы коллегиаль рәвештә хәл итәбез. Ә кайбер вакытта хатын-кыз инспектор ир-ат хезмәттәшеннән ярдәм сорый. Бер очракта хатын-кыз карашы, ә икенчесендә, киресенчә, ир-ат кулы кирәк булырга мөмкин. Кайвакыт ата-аналар ир-ат инспектордан үзләренең проблемалы балалары белән сөйләшү өчен ярдәм сорыйлар.

— Бераз шәхси тормышыгыз турында: сезнең үз балаларыгыз бармы?

— Әйе, 11 һәм 6 яшьлек ике улым бар. Минем эшем белән бу авыр булса да, алар өчен һәрвакыт вакыт табарга, игътибар бирергә тырышам, чөнки ата-аналар игътибарыннан читтә калган балалар белән ниләр булганын бик еш күрәм.

Бүген Алабуга ПДН бүлегендә 70тән артык балигъ булмаган бала исәптә тора. Алар белән 7 кеше эшли, хезмәткәрләрнең күбесе, юридик белемнән тыш, педагогик белемгә дә ия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев