Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Башлык киңәшчеләренә – зуррак вәкаләтләр

Быелның февралендә Алабуга районы башлыгы каршында инициатив төркем булдырылган иде. Биш алабугалы ТКХ мәсьәләләре буенча район башлыгы киңәшчесе таныклыгы алды. Башлык киңәшчеләренең төп эш юнәлеше - халык мөрәҗәгатьләре.

Хакимияттә узган дүшәмбе киңәшмәсендә башлык киңәшчеләренең берсе - Леонид Чумаков чыгыш ясады. "Без карьера өчен тырышмыйбыз. Бүгенге көндә безнең төп максатыбыз - халыкның ТКХ мәсьәләләре буенча булган проблемаларын хәл итәргә булышу. Бу - республикада беренче шундый тәҗрибә. Инде хәзер үк безгә шалтыраталар, борчыган проблемалары белән уртаклашалар. Һәр очрак буенча без аерым эшләячәкбез. Соңыннан әзер тәкъдим һәм карарны башлык хөкеменә тапшырачакбыз", - диде үзенең чыгышында Л.Чумаков.

Эшне бу төркем ОДН түләүләреннән башларга җыена. Ә моның өчен идарәче компанияләр белән эшләргә кирәк. Димәк, бу кешеләргә, башлык киңәшчесе таныклыгыннан тыш, закон нигезендә зуррак вәкаләтләр бирергә кирәк. Моның өчен документлар пакеты әзерләп, аларны ТР Юстиция Министрлыгына җибәрергә дигән карар кабул ителде. Җәмгыяви оешма статусын алганнан соң гына әлеге эш төркеме ТКХ өлкәсендә эшләүче башка оешмаларга халык контроле белән бару хокукын алачак.

"Миңа җитәкчелек белән халык арасында бәйләнеш булдырырлык орган кирәк", - диде Геннадий Емельянов.

Юстиция министрлыгында теркәлгәннән соң, оешманың Уставын, нигезләмәсен булдырырга кирәк булачак. Инициатив төркем ТКХга кагылышлы барлык проблемаларны да хәл итеп бетерә алмый. Шуңа күрә алар берничә ел дәвамында чишелеш тапмаган, аеруча кискен мәсьәләләр буенча эшләячәк.

ТКХ мәсьәләләре буенча сорауларны 3-00-19 телефоны аша башлык киңәшчеләренә җиткерергә мөмкин.

Р.Нуриева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев