Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Без кышка әзерме?

Кыш җитсә, урамнарны кардан чистарту белән кыенлыклар килеп чыга. Аны читкә чыгарырлармы. Әллә өем-өем итеп калдырырлармы? Бу һәм башка сорауларга Төзеклек һәм яшелләндерү идарәсе директоры Алексей Ферт җавап бирде.

2017 елның беренче яртыеллыгында төшкән кар күләме 2016 елдагыдан 30 процентка арткан иде. Җитмәсә, соңгы ике елда кар октябрь башында ук күп булды, шуңа күрә, Алексей Ферт әйтүенчә, коммуналчылар кышка махсус техниканы 23 сентябрьгә кадәр үк әзерләп куйганнар.

- Без ком, комлы-тозлы катнашма өчен галит минералының концентраты кайтардык. Бар техника төзекләндерелгән, махсус машиналар ватылса, аларны тиз генә төзәтү максатында, оешма базасында җылы бокслар булдырылган, - диде ул.

Алексей Ферт билгеләп үткәнчә, техника комплектында быел тагын өйгечле дүрт "КамАЗ", ике МТЗ-82 тракторы, "Беларусь-320.4" бар. Яңа елга кадәр тагын алты берәмлек махсус техника көтелә.

- Район башлыгы Геннадий Емельянов булышлыгы белән, тротуарларны чистарту өчен ике трактор сатып алынды. Моннан тыш, реагентлар - 150 куб метр ком, 20 тонна тоз әзерләнгән. Яңа елга кадәр безгә шул җитәргә тиеш, - ди Алексей Ферт.

Коммуналчылар шәһәр урамнарын кардан чистартуга барысы да әзер дип ышандыра.

- Муниципаль контракт буенча Яңа елга кадәр без 8 мең куб метр кар чыгарырга тиешбез, бу 800 "КамАЗ" дигән сүз. Бер сменага 60-80 "КамАЗ" килеп чыга.

Арендага алганнарын да исәпләсәң, Алексей Ферт сүзләренә караганда, шәһәр урамнарына 20 машина хезмәт күрсәтәчәк. Быелның августында предприятие автопаркы чүмечле җиһазы һәм алмаштырыла торган өйгече булган "Беларусь-320.4" тракторы, шулай ук УДМ-Е универсаль юл машинасы белән тулыландырылган. Коммуналчылар боларның тротуарларны, җәяүлеләр юлларын, тукталыш урыннары тирәсен кардан чистарту эшен җиңеләйтәчәгенә ышана. Юл техникасы нигездә төнлә эшләячәк, чөнки көндез транспорт хәрәкәте тыгыз, трортуарларда җәяүлеләр дә күп.

"Жилкомфортсервис" идарәче компаниясе директоры Руслан Галәүтдинов:

- 2017-2018 ел кышына әзерләнү кысаларында "Чиста йорт", "Домуправ", "Домуправ-1", "Домуправ-2" ҖЧҖләр эш кораллары белән тулысынча тәэмин ителгән. Хезмәткәрләргә дә махсус кием булдырылган. Ишегалларын механикалаштырып чистарту өчен физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр белән бер тапкыр килешү төзелә, - дип белдерде.

Руслан Галәүтдинов шулай ук алабугалыларга үтенеч белән мөрәҗәгать итте:

- Йорт тирәсендәге карны җыештыру турында белдерүләрне без подъездларда эләбез, шуңа игътибар итүегезне сорыйбыз. Кар күп яуганнан соң, кыш эчендә 3-4 тапкыр башкарыла бу эш. Гадәттә йорт янына куела торган машиналарны вакытында алулары кирәк, юкса алар махсус техникага комачаулаячак. Бу мәсьәлә ел саен күтәрелә, әмма халык ияләнә, аңлый, чөнки кешеләргә уңайлы булсын дип эшлибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев