Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бурановодан әбиләр килде

"Евровидение-2012" җыр конкурсында катнашканнан соң, даны бөтен Россиягә танылган ансамбль безнең шәһәргә дә килде.

Яшьләр һәм инвалид балаларның "Мәрхәмәтлелек планетасы" төбәк иҗтимагый оешмасы тормышка ашыра торган "Мәрхәмәтле маршрут" хәйрия проекты кысаларында алган чакыруны алар бик теләп кабул иткән, чөнки хәйрия чараларында "Бурановодан әбиләр" ансамбле рәхәтләнеп катнаша.

Алабугага киллгәч, кунаклар музейларда, Покров соборында булдылар.

− Шәһәрегез матур һәм уңайлы. Музейлар бик ошады, аларда бай материал тупланган, андыйларны әле беркайда да күргән юк иде. Кешеләр кунакчыл, мөлаем. Җылы каршылавыгыз өчен рәхмәт, − ди Маргарита Петрова.

"Мәрхәмәтлелек планетасы" мөгаллимнәре һәм балалар кунакларга Май чабу атнасы турында сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтте. Алар бергәләшеп җырлады, биеде, үзләре хакында сөйләп, уңышларын уртаклашты. Бурановодан килгән әбиләр "Музыкаль табышмаклар" дигән уен оештырды - алар киң таралган җырларны удмурт телендә башкарды, тамашачылар танырга тиеш булды. Иң активларга коллективның фотосы белән открытка бүләк иттеләр.

Бурановодан килгән әбиләрнең әйтүенә караганда, алар төрле җырлар башкара, әмма иң яратканы булып удмурт җырлары кала.

− Моннан 7-8 ел элек, авылда әбиләребез туган телдә җырлый башлау белән, яшьләр торып чыгып китә иде. Хәзер алар безнең белән бергә җырлый, яшьләр тел белән кызыксына башлады, − дип фикерләрен уртаклашты коллективның сәнгать җитәкчесе Ольга Туктарева.

Кунакларны райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова сәламләде. Ул бу иҗат коллективының чыгышларын яратып тыңлавын әйтте һәм әбиләрне Спас ярминкәсенә чакырды.

− Күрше республикада шундый актив, позитив, сәләтле кешеләр булуына сокланабыз. Хәйрия проектларына катнашып, сез мөһим эш башкарасыз. Безгә килүегез өчен рәхмәтлемен, − дип билгеләп үтте Людмила Рыбакова.

Әйтүләренә караганда, алар күп кенә илләрдә булган, ләкин кунакларга, үзенең тарихына, шәһәренә шундый мөнәсәбәтне бе җирдә дә әле очратмаган. "Евровидение" конкурсыннан соң, алар чыннан да бар Россияне йөреп чыккан, Белоруссия, Финляндия, Франциядә булган. Хәзер дә эшчәнлеген дәвам итәләр, концертлардан кергән акчаны туган авылларында дин йорты төзүгә бирәләр.

− "Евровидение"дән соң тормышыбыз бөтенләй үзгәрде - гади авыл хатыннары идек, кинәт шуның кадәр мәшәкать! Без храм төзү өмете белән яшәгәнгә, шулай килеп чыкты. Сигез ел эчендә тулысынча салынып бетте диярлек, ул инде эшли, анда хезмәтләр башкарыла, − дип сөйли Ольга Туктарева.

Коллектив гастрольләргә йөри, очрашуларда була. Алар үзләре кая да булса чыгуга караганда, күбрәк алар янына башкалар килә. Коллективта иң олы яшьтәге әбигә − 81 яшь, күбесенең яше 70тән арткан. Хәйрия проектларыннан алар беркайчан да баш тартмый, бигрәк тә сүз балалар турында барса. Әйтергә кирәк, район җитәкчелеге тарафыннан Бурановодагы храм төзелешенә 20 мең сум акча җыелган иде, шулай да җырчы әбиләр бу ярдәмне "Мәрхәмәтлелек планетасы"на тапшырды.

Очрашу ахырында хәйрия фотосессиясе оештырылды, аннан кергән акча инвалид балаларга тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев