Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Буш ка­шык авыз ер­та

Бу­рыч­ка бат­кан­нар Бү­ген без ут­сыз, газ­сыз, кай­нар су­сыз яши алу­ы­быз­ны күз ал­ды­на да ки­те­рә ал­мый­быз. Әм­ма без­гә шу­шы уңай­лык­лар­ны ту­дыр­ган оеш­ма­лар ха­лык­тан һәм бу хез­мәт­ләр­дән фай­да­лан­ган предп­ри­я­ти­е­ләр­дән ак­ча ала ал­мый тил­ме­рә. Ә кем­нәр­нең­дер би­та­раф­лы­гы, сан­сыз­лы­гы ар­ка­сын­да на­мус­лы кул­ла­ну­чы­лар тил­ме­рер­гә мәҗ­бүр бу­ла.

Кул­ла­ну­чы­лар­ны электр энер­ги­я­се бе­лән тәэ­мин итү­че "Татэ­нер­го­сер­вис" ААҖ җи­тәк­че­се Ва­си­лий Кай­нов кул­ла­ныл­ган хез­мәт­ләр өчен шак­тый әҗәт­лә­ре җы­ел­ган предп­ри­я­тие исем­нә­рен го­мум­шә­һәр ки­ңәш­мә­сен­дә са­нар­га мәҗ­бүр бул­ды.

Предп­ри­я­тие 101 мең әбү­нә­че­гә хез­мәт күр­сә­тә, алар­ның күп­че­ле­ге, ягъ­ни 39 про­цен­ты без­нең ра­йон­да яшәү­че­ләр.

Бү­ген­ге көн­дә предп­ри­я­ти­е­нең 82 мил­ли­он сум де­би­тор­лык бу­ры­чы бар. Шә­һәр предп­ри­я­ти­е­лә­ре­нең кул­ла­ныл­ган электр энер­ги­я­се өчен 60 мил­ли­он сум бу­ры­чы җы­ел­ган. Аның сүз­лә­рен­чә, төп бу­рыч­лы­лар: Ала­бу­га җы­лы­лык чел­тәр­лә­ре - 21 мил­ли­он сум, "А­ла­бу­га Су ка­на­лы" ААҖ - 8,7 мил­ли­он сум, "Пы­я­ла­сүс" ҖЧҖ 6 мил­ли­он сум бу­рыч­ка бат­кан. Шу­ны­сы да кы­зык һәм кыз­га­ныч, "До­муп­рав" һәм "Га­рант", "Жил­сер­вис" ЧЖ­ЭУ ке­бек ида­рә­че ком­па­ни­я­ләр ике ара­да тө­зел­гән ки­ле­шү­не үтә­ми икән. Әле­ге ком­па­ни­я­ләр­нең предп­ри­я­ти­е­гә 2 мил­ли­он сум­нан ар­тык бу­ры­чы бар.

Ак­ча кая ки­тә икән соң?

Бо­лар­ны ишет­кән­нән соң, Рос­сия Фе­де­ра­ци­я­се Пре­зи­ден­ты Дмит­рий Мед­ве­дев­ның то­рак-ком­му­наль ху­җа­лык өл­кә­сен­дә икъ­ти­са­дый җи­на­ять­ләр­гә кар­шы кө­рәш мәсь­ә­лә­сен кү­тә­рү­ен хуп­ла­мый бул­мый. Әл­бәт­тә, аны күп­тән куз­га­тыр­га ки­рәк иде. Бу - ха­лык­ның тең­кә­се­нә ти­еп бет­кән, теш сыз­ла­вы­на әй­лән­гән мәсь­ә­лә.

Зур ида­рә­че ком­па­ни­я­ләр­нең соң­гы өч ел­да май­тар­ган эш­лә­рен тик­ше­рү ба­ры­шын­да ко­лак­лар үрә то­рыр­лык факт­лар­га юлык­кан­нар. РФ эч­ке эш­ләр ми­нист­ры Рә­шит Нур­га­ли­ев бил­ге­ләп үт­кән­чә, ачык­лан­ган төп бо­зу­лар ара­сын­да ком­му­наль хез­мәт күр­сә­тү бә­я­лә­ре­нең ни­гез­сез арт­ты­ры­луы һәм ТКХ өл­кә­сен­дә­ге ак­ча­лар­ның чит ил­гә "а­як­ла­ну­ы" ке­бек факт­лар бар. Ә без ида­рә­че ком­па­ния җи­тәк­че­лә­ре­нең кыйм­мәт­ле чит ил ма­ши­на­ла­рын­да җил­де­рү­е­нә ап­ты­ра­ган бу­лып ята­быз. Хә­ер, уз­ган ел­лар­да ха­лык­тан җы­ел­ган 24 мил­ли­он сум ак­ча­ның бил­ге­сез юнә­леш­тә "о­чып ки­тү­е" өчен бе­рәү дә җа­вап бир­мә­де, ба­ры­сы да шо­ма гы­на үт­те дә кит­те. "А­та ка­рак­лар" өчен без­дә әле за­кон­нар "я­зыл­ма­ган", чөн­ки за­кон­нар­ны алар үз­лә­ре әмәл­ли.

Ха­лык­ка чы­гу

Әл­бәт­тә, предп­ри­я­тие хез­мәт­кәр­лә­ре әҗәт­ләр­не кай­та­ру бу­ен­ча да­и­ми эш алып ба­ра: рейд­лар үт­кә­рә, усал­лар­ча тү­лә­мәү­че­ләр­нең эш­лә­ре суд­ка юл­ла­на. Предп­ри­я­ти­е­дә граж­дан­нар­ны ка­бул итү оеш­ты­рыл­ган.

Ар­ты­гын тү­лә­ми­без

Хә­зер электр счет­чик­ла­рын­да­гы күр­сәт­кеч­ләр­не ин­тер­нет аша гы­на тү­гел, 8-917-900-12-12 но­ме­ры­на СМС хә­бәр юл­лап җи­бә­рер­гә дә бу­ла, ди­де В.Кай­нов. Уз­ган ел­лар­да ха­лык ОДН­га то­ты­ла тор­ган ак­ча­ның күп­ле­ген­нән зар­ла­на иде, бы­ел ул го­мум­йорт күр­сәт­кеч­лә­ре бу­ен­ча бер ке­ше­гә ур­та­ча 5,4 ки­ло­ватт-сә­гать ту­ры ки­лә баш­ла­ган.

ТӨН­ГЕ ЭНЕР­ГИЯ ОЧ­СЫЗ­ГА ТӨ­ШӘ

В.Кай­нов, кыш­кы ва­кыт­ка кү­чү тук­та­тыл­ган­лык­тан, ике та­риф­лы счет­чик­лар­ны ка­бат­тан прог­рам­ма­лаш­ты­ру ки­рәк­ле­ген ис­кәрт­те. Алар­ны прог­рам­ма­лаш­ты­ру 1 но­ябрь­гә ка­дәр баш­ка­ры­лыр­га ти­еш, ә фи­зик зат­лар­га ул 2012 ел­ның 1 гыйн­ва­ры­на ка­дәр озай­тыл­ды. Мо­ның өчен Ста­хе­ев­лар ура­мы, 14 нче йорт ад­ре­сы бу­ен­ча ки­леп га­ри­за язар­га ки­рәк.

Бү­ген­ге көн­дә төн­лә энер­гия кул­ла­ну та­ри­фы 50 про­цент тәш­кил ит­ә.

Аның оч­сыз­лы­гы күп­ләр­не җә­леп ит­кән иде: төн­лә кер юа­сың, фа­тир җы­лы­та­сың... Ки­нән әй­дә, рә­хә­тен күр! Ә ме­нә ал­га та­ба та­риф­ның үз­гә­рүе бар.

Әй­тер­гә ки­рәк, счет­чик­лар­ны прог­рам­ма­лаш­ты­ру тү­ләү­ле баш­ка­ры­ла.

Бу мәсь­ә­лә ки­лә­се пла­нер­ка­да яңа­дан кү­тә­ре­лә­чәк, чөн­ки аң­ла­шы­лып бет­мә­гән нәр­сә­ләр шак­тый. Баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се И.Ха­фи­зов әй­тү­ен­чә, күп­че­лек ре­ги­он­нар­да ул буш­лай эш­лә­нә икән. Тик ни сә­бәп­тән­дер бер­ни­чә өл­кә­дә, шул исәп­тән Та­тарс­тан­да да, мон­нан ак­ча эш­ләп ка­лыр­га бул­ган­нар, ах­ры.

Ш.За­дә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев