Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чаңгы-роллер юлы да якты булсын

Танайка урманында урнашкан чаңгы юлында яктырткычлар куялар. Яңа елга кадәр бу эш тәмамланырга тиеш. Бу трасса күптән инде алабугалыларның яраткан ял урынына әйләнде, биредә рәхәтләнеп чаңгы шуалар, саф һава сулыйлар. Яктылык булмавы гына борчыды. − Районның спорт активы Геннадий Емельянов белән очрашу вакытында яктыртылган трасса булдыру теләген белдергән иде. Бу...

Танайка урманында урнашкан чаңгы юлында яктырткычлар куялар. Яңа елга кадәр бу эш тәмамланырга тиеш.

Бу трасса күптән инде алабугалыларның яраткан ял урынына әйләнде, биредә рәхәтләнеп чаңгы шуалар, саф һава сулыйлар. Яктылык булмавы гына борчыды.

− Районның спорт активы Геннадий Емельянов белән очрашу вакытында яктыртылган трасса булдыру теләген белдергән иде. Бу мәсьәләдә спортчыларның да, алабугалыларның да мәнфәгатьләре туры килә. Шәһәр читендә урнашуына карамастан, ни гаҗәп, бирегә бик күп кеше йөри, − диде Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча идарә башлыгы Александр Крылов һәм аның туган шәһәре Түбән Кама үзәгендә урнашкан паркта да моның кадәр кеше булмавын өстәде.

Геннадий Емельянов ТР Чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе президентына, "Челтәрле компания" ААҖнең генераль директоры Илшат Фәрдиевка мөрәҗәгать итеп, килешүгә ирешкәннән соң, бер ай диярек инде чаңгы-роллер юлында эшләр бара.

− Бүгенгә терәк баганалар куелган, энергетиклар Яңа елга тәммаларга вәгъдә итә. Эшнең күп өлеше республиканың Энергетика министрлыгы хисабына башкарыла, яктырткычлар һәм коммуникацияләр − бездән. Тиздән урманда ылыслы һава иснәп, фонарь уты астында йөрергә мөмкин булачак, − дип сөйләде Александр Крылов.

Чаңгычылар белән очрашу барышында трассада чишенү урыннары юклыгы да телгә алынды. Анысы киләсе елда хәл ителер дип көтелә - ТР Министрлар кабинеты чишенү урыннары, остаханә, прокат пункты һәм санитар бүлмәсе булган модуль кору турында карар кабул иткән. Ул республика бюджеты хисабына төзеләчәк, бәясе − якынча 6 миллион сум. Александр Крылов хәбәр итүенчә, модуль өчен ипподром белән янәшә кишәрлек бүленгән.

Чаңгы трассасында прокат бәясе − 60 сум. Чаңгы һәм тимераякны шәһәрнең аскы өлешендә урнашкан Яшьләр стадионында да алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев