Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Өчпочмаклы хат иясенә тапшырылды

22 февральдә шәһәр мәдәният сараенда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы концерт булды.

Бу бәйрәм алабугалы Людмила Мокшина өчен аеруча истәлекле, чөнки 3 нче мәктәпнең мәгариф ветераны, педагог Галина Галимова аңа 1943 елда әтисе фронттан язган, дәһшәтле сугыш елларында туган якларга килеп җитә алмаган өчпочмаклы хатны тапшырды. Хат «Новая Кама» газетасында басылып чыкканнан соң, ул иясенә барып җитте. «Әти сугышны буеннан-буена үтеп,1945 елның 19 мартында немец шәһәре Номелауда һәлак булган. Һәм менә көтмәгәндә ерак 43 нче елдан хәбәр алдык», - диде дулкынланып Людмила Мокшина.

-Сугыш беркайчан да кабатланмасын һәм безгә, хатын-кызларга, яклаучыларыбызны - әтиләребез, ирләребез, сөеклеләребез, улларыбызны югалтырга язмасын»,- диде газета редакторы Гөлшат Муллагалиева.

Залдагыларны Һава-десант гаскәрләренең запастагы полковнигы, Алабуга шәһәр-район башлыгы Геннадий Емельянов котлады:

Бу көн Бөек Ватан сугышы ветераннары, Әфганстан һәм Чечня кебек кайнар нокталарда сугышкан ир-егетләребез, бүген сугышчан постта торучылар өчен зур бәйрәм.Әйтергә кирәк ветераннарыбыз һәм хәрби хезмәткәрләр бәйрәм көннәрендә генә түгел, гадәти тормышыбызда да үзләре турында зур кайгыртучанлык тоярга тиеш. Мәсәлән, без Алабугада хәрби хезмәткәрләр өчен10 мең кешегә исәпләнгән поселок төзүне планлаштырабыз. Хәзер яшьләрнең хәрби хезмәткә мөнәсәбәтен үзгәртү, аны мактаулы, өстенлекле итү буенча күп көч куела. Шуңа күрә яшьләрдә патриотизм һәм югары гражданлык аңы тәрбияләү бик мөһим. Әлбәттә, илне кулга корал тотып сакларга кирәк, әмма дәүләт зур үсеш алган икътисад һәм сәнәгатьтән башка көчле була алмый.

Моннан соң Геннадий Емельянов ветераннар советы рәисе Рәкыйп Мөбарәкшинга 100 мең сумлык сертификат тапшырды. Шәүкәт Галимов һәм Федор Кедров «Әфганстан сугышы ветераны» медале, Виктор Кусакин «Патриотик тәрбия бирүдәге хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнде.

Бәйрәмгә килгән халыкны Алабуга хәрби комиссариаты комиссары подполковник Николай Битюков һәм Әфганстан ветераннары союзының Татарстан бүлеге рәисе урынбасары Айдар Хамаев котлады.

Наилә Баязитова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев