Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дөнья бетә ... тагын!

Кешелек дөньясы тагын ахырзаманга әзерләнә: шырпы, шәм, азык туплый.

Берүк, мин сезне ышандыра яки куркыта, дип уйлый күрмәгез! Дөресен генә әйткәндә, үзем дә туйдым! Бу сүзләрне соңгы вакытта тагын да ешрак ишетергә туры килә: автобуста эшкә барганда, кайтканда, кибеттә, почтада, интернетта, телевизорда һаман шуны чәйниләр. Ә бит ышанучылар да байтак. Миллионерлар махсус бункерлар сатып алып бу көнгә бик җитди әзерләнә, интернетта кешеләр бу хакта сүз ярыштыра, "сөзешә". Зур шәһәрләрдә һәм хәтта Яр Чаллыда (ахирәтем әйтте) кешеләргә листовкалар тараталар, аларда ут бетсә шәм, шырпы, су запаслары алып табигать кочагына я авылга китәргә һәм ахырзаманга багышланган түләүсез курсларга йөрергә киңәш ителә.

Үзәк Америкада яшәгән Майя индеецларының календарьләре быелның 21 декабре белән төгәлләнә, шул сәбәптән дөнья бетә дигән сүзләргә акыллы кеше ышанмас дип йөргәндә, бер көнне ахирәтем шылтыратып бик җитди тавыш белән: "21е дөнья бетә, әзерләнәсеңме?" дип сорагач, тәмам аптырашта калдым. Уйлап тормыйбыз, һәммә нәрсәгә бигрәк тиз ышанабыз инде без. Әллә кая ерак барасы түгел, телевизор, матбугат чараларыннан көн дә алдакчыларга ышанмагыз, уяу булыгыз дип торган саен, кеше кабат-кабат алдана: Алабугадан бер ханым мошенникларга зур күләмдә акча җибәргәч кенә полицияне исенә төшергән. Ә бит мондый кисәтүләргә дә колак салмагач, глобаль катастрофаларга ышанмый булмый ич инде.

Күптән түгел генә әле бер таныш сатучы кызык (мәзәк) сөйләде: "Кибеткә бер ир-ат кереп 100 кап шырпы сорады. Мин нәрсәгә ул дип кызыксындым. Җавабы тәмам үтерде: "Хатыным дөнья бетүдән курка - шырпы алырга җибәрде", - ди. Ул китте, ә мин уйланып калдым: бәлки үземә дә алып куяргадыр? Шәһәрдә генә түгел, авылда да, әбием сүзләренчә, кеше, беренче чиратта, шырпы, консерва сатып ала икән.

Чынлап та, адым саен "дөнья бетә" дигән сүзләрне ишеткәч, дөньяда ниләр булганын телевизордан күреп белгәч, үзем дә сизмичә бу имеш-мимешләргә ышана башлыйм. Бер мизгелгә уйларыма "ахырзаманчылар отрядына" кереп китәргә рөхсәт итсәм дә, вакытында аларны кире кайтарам: шырпы, шәм генә коткарып калырмы? Борынгы әбиләрдән калган ахырзаман турындагы мөнәҗәттә:

"Йолдызлар җиргә төшкәй,

Таулар һавага очкай", - диелә.

Шул сәбәпле без алабугалылар арасында "Сез "дөнья бетү"гә ышанасызмы?" дигән сораштыру үткәрдек һәм менә нинди җаваплар алдык.

Вәсил әфәнде, 67 яшь:

- Мин ышанмыйм, бу - буш сүзләр. Күпме сөйлиләр, беткәне юк әле.

Миләүшә, 22 яшь:

- Мин нигәдер ышанам. Шырпы, консерва, шәмнәр алып куйдым инде (ирем миннән көлсә дә). Ни булмас! Дөнья бетүнең дәлилләре дә бар шикелле. Минемчә, ахырзаманга килеп җиттек инде: кешеләр мәрхәмәтсез, дөньяда коррупция, зиначылык, наркомания хөкем сөрә.

Раиса Ильинична, 80 яшь:

- Әле мин кечкенә бала чакта ук безгә әби (ул 92 яшькә кадәр яшәде): "Ах, дөнья бетәчәк, без инде аңа кадәр җитмәячәкбез, сез күрерсез инде аны", - дип әйтә иде. Менә миңа да 80 яшь инде, шөкер, ахырзаманның әле һаман очы күренми һәм күренмәячәк тә.

Рузилә Галимова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев