Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дәшми кала алмыйм

Мин, узган гасырның 80 нче еллар ахырындагы милли күтәрелешнең эчендә кайнаучыларның берсе бу­ларак (болай диюемне тыйнаксызлык билгесе дип кабул итмәсәгез иде), җәмгыяви фикер, милли үзаңның ул ча­гындагы торышы белән бүгенгесен ча­гыштырып карыйм да, аерманың җир белән күк арасы икәнлеген күреп, хәйран калам.

Бер дә арттыру түгел: ул елларда милли лидерларның бер чакыруы белән халкыбызның меңләгән, дистә меңләгән ул вә кызлары башкалабызның үзәк мәйданын тутыра һәм, әйтик, парламен­тыбыз республика суверенитетына бәйле карарларны кабул иткәндә хәлит­кеч рольне уйный иде. Хәзер хәлләр та­мырдан үзгәрде, әлбәттә. Үзәкнең басы­мы астында Татарстан Конституциясе дә нык чикләнде, Дәүләт Советы да кануннар­ны һәм карарларны бүгенге вәзгыятьтән чыгып кабул итәргә мәҗбүр. Нишләрсең бит, дигәндәй, монысы аңлашыла да ке­бек. Шулай да Татарстанда яшәүче һәм татар халкының бер вәкиле буларак, Фе­дерация Советы Рәисе Валентина Матвиенконың быел Татарстан Дәүләт Советында, регионнар­ны эреләндерәчәкбез, дип чыгыш яса­вына карата үз фикеремне белдерергә хакым бардыр, дип саныйм. Мин моның белән мотлак килешмим. Чөнки, берен­чедән, милли республикаларның инде кәгазьдә генә калып бара торган стату­сы юкка чыкса, икенчедән, күпмедер вакытлар узгач, урыс булмаган халык­лар үзләре дә "титуллы" милләт эчендә эреп юкка чыгачак. "Син әйтмәсәң дә, боларны күптән белә­без. Хакыбызны хаклап, үзең соң нәрсә эшләдең? Сүз түгел бит, гамәл кирәк", - дияр кайберәүләр. "Нәкъ өстенә бастыгыз", - дияр идем андыйларга. Һәм югары мөнбәрдән югары җитәкче белдергән ошбу идеяне ансат кына йотучы (дөрес­рәге, беркайчан да йотмаучы) түгеллегемне раслап, БТИҮ, Татарстан Президенты институтын һәм рес­публика исемен яклар өчен, Казан­ның Ирек мәйданына митингка чакыр­гач, бериш гавамны кайбер фикердәшл­әрем белән Алабуга төбәгеннән туплап алып баруыбызны мисалга китерер идем. Язмамның башында җәмгыяви фикер, милли үзаң дип сүз кузгатуым юкка түгел: алар һәр икесе бүген чын мәгънәсендә деградация кичерә. Мин моны Алабуга Аксакаллар шурасы утырышында митин­гка баруны хуплап карар кабул ителгәннән соң, Казанга бару өчен транспорт юллап һәм кешеләр эзләп ары-бире чапканда аермачык тойдым. Хәзер, моннан 10-15 еллар элекке замандагы кебек, оешма-предприятие җитәкчелә­ренә автобус сорап керсәң дә, бирәм, дип тормыйлар. Димәк, акча табып, ял­лап алып бару юлы гына кала. Тырыша торгач, болары да хәл ителде кебек. Әмма халык автобуска төялеп бетеп (тук­та әле, нигә соң автобусларның икенче­се бөтенләй күренми?!), тиешле урын­нан кузгалып китәбез дигәндә, юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре килеп төшеп, шоферның документларын сора­тып алдырды һәм, вакытында тиешле процедураны үтмәгән, дигән сылтау белән автобусның номерын салдыртып алды. Арабыздагы олпат затлардан берәү документлардагы кимчелекнең нидән гыйбарәт икәнлеге белән кызык­сынгач, офицер, полисның срогы чыккан, дип аңлатты, тик аны безгә күрсәтүдән катгый баш тартты. Аңгыра түгелбез: бу - уйлап табылган сылтау гына, чынлыкта документлар бар да тәртиптә иде (мах­сус пассажирлар ташу белән шөгыльләнүче шәхси технопарк транспортының вакытында тиешле процедураны үтмәве берничек тә ышандырмый). Димәк, кемнәргәдер безнең башкалага баруны тыю кирәк булган. Кая килеп җиттек без, җәмәгать? Инде хәзер республика Президентын һәм милли республикалар ста­тусын яклап, БТИҮ тарафыннан рәсми хакимиятләрдән рөхсәт алып оештырыл­ган җыенга бару да гаеп (җинаять) сана­ла микәнни? Әле хәзер шулай. Ә бер-ике елдан, федераль үзәк "эреләндерү" сәя­сәтен чынга ашырса, җәмгыять һәм го­мумән адәм баласы нинди хәлгә калыр? Ул чагында яшәүләре тагын да катлаулы­ракка әверелмәсме?

Ә инде митингка бару мәсьәләсенә килгәндә, бардык без Казанга, кирәге чыга калса, дип, запас вариант әзерләп куйган идек, шул ярдәм итте. Тик безне - 200 чакрым араны "эх" тә димичә килүчеләрне - Казандагы җылы фатирларын­нан, тулай торакларыннан чыгып, салкын җилле мәйданга килүчеләрнең гаять аз булуы гаҗәпләндерде (бу көнне, чыннан да, салкын иде). Әмма бу очракта һава торышының көйсезлеге сәбәп була ал­мый. Эш нәрсәдә соң, милләттәшләр? Тере килеш җаннарыбыз үлеп барамыни инде? Моны башкача аңлатып та булмый торгандыр. Әгәр шулай дәвам итсә, бөе­гебез Гаяз Исхакыйның "200 елдан соң инкыйраз", дип фаразлавы күпкә алданрак та чынга ашарга мөмкин бит. "Сәбәп куркуда түгел микән?" - дип тә уйлап куям кайчагында. Югыйсә, куркырга урын да юк кебек: бөтенесе закон кысаларында эшләнә, Татарстан һәм Рәсәй Конституцияләренә нигезләнеп, әлегә үзебезнең хокуклары­бызны якларга вә сакларга чыгудан бер­кемнең дә мәхрүм итәргә хакы юк. Бик күпләрнең дөнья вафасына бирелеп (тормыш алып барулары гаять катлаулы, әлбәттә), илдә-көндә барган вакыйга-үзгәрешләргө тамчы да игътибар итмәве шулай ук яхшы фал түгел. Ни генә булма­сын, үзгәрешләр миңа кагылмас, гаиләм белән иминлектә-туклыкта яшәвемне дәвам итәрмен, дип уйлаучылар ялгыша булыр - үзгәрешләр беркемне дә читлә­теп үтмәячәк!

Җәмәгать эшләрендә актив катнашу­чы буларак, җае туры килгәндә, мин ха­лык арасында аңлату эшләре алып ба­рырга да тырышам. Милләттәшләрем белән генә түгел, урыстеллеләр белән дә әңгәмәләр корам. Урыс кардәшләр арасында да "кече" халыкларның үз исемнәрен йөрткән республикалары бу­лырга тиешлеген яклаучылар аз түгел. Тик арада, их, бетсә ярар иде, диючеләр дә очрый. Шундый бер очрак турында сөйләп китим әле. Баналь тоелса да, бу - чынбарлык.

Берсендә шулай югары белемле өч ма­рҗа ханым белән сөйләшеп киттем (тәгаенрәге: икесе баш селкеп тыңлап тора, арадан дәрәҗәлерәге минем белән гәп куерта). "Сезнең регионнарны эрелән­дерү сәясәтенә карашыгыз ничек?" - дип сорыйм болардан. Теге ханымның: "Тизрәк тормышка ашырсыннар иде", - дигән җавабын ишеткәч, беравык зиһе­немне җыя алмыйча тордым. "Ник?" - дип сорадым, исемә килгәч. "Этот "уку" надоело", - димәсенме бу. Кызыксына тор­гач, шуны белдем: моның улы укый тор­ган мәктәптә атнасына 3 сәгать урыс теле һәм 3 сәгать татар теле укыталар икән. Һәм ханымның ма­лае башка фәннәрдән "5"легә генә укып, урыс теленнән "3"ле ала, имеш. Класс җитәкчесе һәм укыту­чылары моның сәбәбен, татар теле дәресе зыян китерә, әгәр ул укытылмаса, балагыз "круглый отличник" булыр иде, дип аңлата икән. "Имәндә икән чикләвек", - димичә, ни диярсең. Педколлектив укытуның торышын яхшыртуны кайгыртасы урында, ата-аналарны икенче дәүләт теленә кар­шы котыртуга күчкән. Монда инде тирәнтен уйланырга җирлек бар, ми­немчә. Ахыр килеп, ата-ана үзе дә сизмәстән татар телен яратмый башлый. Аннан котылу юлы да ачык күренә, ул да булса, регионнарны эреләндерү.

Казанда 24 март көнне оештырылган митингка да бардык без. Бусында да Түбән Кама, Алабуга, Чаллы, Уфа һәм хәтта ерак Магнитогорскидан халыкның асыл ул-кызлары килүгә карамастан, казанлыларның бик азы гына республика­ның төп мәйданына җыелуны кирәк тап­кан иде. Кызганыч, әлбәттә.

Мәкаләмнең ахырында шуны да әйтүне тиеш саныйм. Кама регионнарындагы бертөркем фикердәшләр, уйлаша торгач, милли республикалар, край, өлкә һәм ав­тономияле округларның статусын саклап калу буенча имзалар җыюны оештыру өчен инициатив төркем булдырды һәм инде моны гамәлгә ашыру хәстәренә кереште.

Фирдәвес ХУҖИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев