Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дуслар дус булып калсын

Без алар белән урамда еш очрашабыз. Тик күпчелек аларны күрмәмешкә салышып уза.

Хәер, хуҗасыз этләр-мәчеләрне әледән-әле ашатып торучылар да бар. Мондый бичараларны өйләренә алып, аны карап-тәрбияләп торучылар да очрый арабызда. Бу кешеләр беркайчан да оттырмый, чөнки әлеге бичаракайлар һәрвакыт диярлек үз хуҗаларына тугрылык һәм тирән мәхәббәт белән түлиләр.

Эльвина Нәбиуллина "Хуҗасыз хайваннарга ярдәм. Алабуга. Татарстан" исемле берләшмә төзегән. Әлеге берләшмәдә катнашучылар бу темага сөйләшеп кенә утырмыйлар, алар файдалы эшләр дә башкаралар.

- Бу кышта Чаллыда булган хәлдән соң "Контакт"та үз төркемемне булдырдым. Кыш көне, бик нык салкыннар булган вакытта Чаллының бер мәхәлләсендә Лана исемле этнең алты көчеге туа. Нәкъ бу вакытта урам этләрен ату игълан ителгән иде. Лана һәм аның көчекләренә куркыныч янаганга мин аларны үземә вакытлыча яшәп торырга алдым. Тик менә Алабуга урамнарында яшәүчеләр белән ни эшләргә? Шуңа күрә төркемне булдырдым да.

- Иң авыр тоелганы нәрсә булды?

- Берләшмәгә керүчеләрнең кайберләре минем яшьне исәпкә алып (20 яшь) моны балалык дип саныйлар, икенчеләр киресенчә - барлык хайваннар өчен мине җаваплы дип исәпли. Без приют түгел, без - волонтерлык хәрәкәтен оештыручылар. Безгә хуҗасыз, сукбай хайваннарны коткарырга теләге булган җаваплы кешеләр кирәк.

- Берләшмәгез ничек эшли?

- Төркемдә катнашучының хуҗасыз хайван турында мәгълүмат бирәсе килсә, бу эт яки песинең фотосы, үзенең контактларын язып администраторга шәхси хәбәр җибәрә яки минем телефонга шалтырата (8-904-762-15-69). Администратор төркемдә сукбай турында пост булдыра. Алга таба барысы да төркемдәшләрнең активлыгыннан тора. Постны никадәр күбрәк кеше күрсә, хайванның хуҗалы булуына мөмкинлек тә арта дигән сүз. Интернетка гына ышанып көтеп утырырга ярамый, белдерүләр язып ябыштырырга, газетага бирергә кирәк. Ә администратор ярдәм итәчәк.

- Спонсорларыгыз бармы соң?

- Төркемнең бернинди химаячысы юк. Алабугалыларның рухи һәм матди ярдәме - безнең төп терәгебез. Бүгенге көндә төркемдә 494 кеше, тик сан белән генә әллә кая китеп булмый шул...

Иң әһәмиятлесе - реаль ярдәм. Урам этләренә акчасын һәм вакытын кызганмаган бер хатын-кызны шәхсән үзем беләм. Аның ярдәмендә бик күп этләр исән калдылар, ә берсе хәтта Германиядә хуҗалы булды. Бик зур рәхмәт аңа! Андый кешеләр күбрәк булсын иде...

Һәрберебезнең гаиләсендә ашаганнан соң ни дә булса кала. Хуҗасыз калган хайваннарга аны чыгарып бирү авыр түгел бит. Алар арасында ачлыктан хәтта кабыргалары күренеп торганнары да бар. Мәрхәмәтсез кешеләрдән зыян күрүчеләре дә шактый. Кышын аларны вакытлыча яшәргә кертеп тору мәсьәләсе кискен тора. Этләр, песиләр урамда туңалар, тәпиләрен, колакларын өшетәләр. Без аларга җылы урын эзләргә тырышабыз, подъездга, кибеткә кертүләрен үтенәбез. Эт яки песине алыргамы юкмы дип икеләнүчеләргә үзләрен тикшереп карау өчен бу яхшы ысул: алар үзләрен дә сыныйлар, мескен хайванны да коткаралар.

Хуҗасыз сукбай этләр һәм мәчеләр бик күп, кызганыч, аларның барысы өчен дә хуҗа табып бетереп булмый. Кечкенә песиләрне, көчекләрне тиз алып бетерәләр, ә менә олылары беркемгә дә кирәкми... Тик Питер Скотт сүзләре белән әйтсәк, "коткарасы килгәннең барысына ярдәм итә алмасак та, коткарырга омтылып та карамаган кешегә караганда без барыбер күбрәк эшлибез".

Налия Баязитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев